Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмара районының истәлекле урыннары

Кукмарада нәрсәләр карарга, нинди тарихи, матур һәм истәлекле урыннар белән мөстәкыйль танышырга мөмкин? Бу бүлектә шул хакта сөйлибез.

Кукмара, мөгаен, Татарстанда иң матур районнарның берседер. Биредә мәһабәт таулар да, үзәннәр дә, куе урманнар да, Нурминкә елгасы да, чиста сулы чишмәләр дә — барысы да бар...

Болар һәм башка бик күп урыннар Россия туристларының һәммәсен үзенә җәлеп итә. Биредәге матур урыннар белән сезне дә таныштырабыз.

Кукмара районының истәлекле урыннары

Бакыр тавы

Тарихи үлчәмнәр буенча, Кукмара районы 1930 елдан бирле генә яшәсә дә, бу урыннарда халыкның урнашуы XVI гасырга ук карый. Ә биредә сәнәгать бакыр рудасы чыгарудан һәм эшкәртүдән башланган. 1741-1743 елларда Казан сәүдәгәре С. Е. Иноземцев татар авылы — Туеш җирләрендә бакыр эретү заводы төзегән. Заводның биш эретү миче һәм 130 руднигы булган. Биредә ел саен 1553 пот саф бакыр эретелгән! Эшчеләрнең завод тирәсендә урнашуы нәтиҗәсендә, «Кукмара заводы» яки «Туеш заводы» дигән исемле поселок барлыкка килгән.

Туристлар бик яратып йөри торган «Бакыр тау» заманча тау чаңгысы комплексына исем нәкъ менә бу вакыйга нәштиҗәсендә бирелә.

Кукмара районының истәлекле урыннары

Бертуган Родыгиннар фабрикасы бинасы, Кукмара туган якны өйрәнү музее

Музей архитектура һәйкәле дип саналган бинада — бертуган Родыгиннар фабрикасында урнашкан. Аның диварларында 10 меңгә якын экспонат саклана. Музейда бертуган Комаровлар фабрикасы эшләнмәләре, самавырлар, Володиннар остаханәләренең 1870-1890 елларда җитештерелгән бакыр поднослары, шулай ук төрле чордагы археологик табылдыклар, борынгы кешеләрнең эш кораллары, көнкүреш әйберләре, Кукмара районында яшәүче халыкларның этник костюмнары тәкъдим ителгән. «Бөек Ватан сугышы» бүлегендә совет, немец солдатларының кораллары һәм кирәк-ярак фрагментлары, Советлар Союзы Геройларының бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре куелган.

Кукмара районының истәлекле урыннары

Кукмарадагы бертуган Комаровларның нәсел йорты

Бу төбәктә итек басуны сәнәгать нигезенә салган бертуган Комаровлар тарафыннан 1870 елда төзелгән ике катлы таш бина Кукмараның истәлекле урыннары арасында лаеклы урын алып тора. Өске фасады зәвыклы таш орнаментлар белән бизәлгән әлеге бина — бүгенге көндә дә архитектура үрнәге. Йортның икенче каты күз явын алырлык төрле таш сыннары белән җәлеп итә. Парлап куелган биек тәрәзәләр ампир һәм эклектика стильләре бергә кушылып эшләнгән. Белгечләр фикеренчә, XIX гасыр уртасында әлеге архитектура үрнәкләре Европа илләрендә киң таралган. Беренче карашка бәрелеп торган купшылыкны күреп алуга, исеме билгесез булып калган архитектор йортны проектлаганда хуҗаларның барлык теләген дә исәпкә алган дип уйлыйсы килә. Өске өлеше ярым дуга формасында эшләнгән, таштан салынган зур капка аша ишегалдына узуга, төп фасадның өчәр метр биеклектәге агач ишекләре иң беренче булып күзгә чалына. Аларны ачып кергәч, киң баскыч туп-туры икенче катка алып менә. Анда фабрикант Комаровларның элек нинди тормыш алып баруларын күзаллавы әллә ни кыен түгел. Уртада — кунак кабул итү залы, дивар буйлап ашау, ял итү, йокы һәм башка бүлмәләр урнашкан. Бүлмә түшәме төрле формадагы бизәкләр белән матурланган. Идәннән түшәмгә кадәр ара дүрт метр, балконга аерым ишек аша керәсе. Бинаның сул як дивары буйлап сузылган бу балкон зур һәм иркен. Мөгаен, җәй көне хуҗалар тирә-яктагы матурлыктан хозурланып ял итәргә яраткандыр. Төп бина белән рәттән бер катлы берничә өстәмә корылма да булган. Сакланып калган истәлекләргә караганда, аларда фабрикантларның күпсанлы хезмәтчеләре: пешекчеләр, ишегалды җыештыручылар, ат караучылар һәм башкалар яшәгән. Совет чорында Комаровлар йорты һәм аның янындагы башка корылмалар кечкенә гаиләләр өчен бүлмәләргә бүленгән.

Кукмара районының истәлекле урыннары

Кукмарадагы Шухов башнясы

Шухов башнясы киез итек-киез комбинаты территориясендә урнашкан, хәтта анда экскурсияләр дә үткәрелә. Бу башня әлегә кадәр беренчел билгеләнеше буенча — су этем башнясы буларак кулланыла. Биеклеге — 25 метр, төзелгән елы — 1927, шуңа күрә архив документларында аның күләме дистәләгән мең чиләк саны белән дә исәпләнелә, хәзерге вакыттагы үлчәмдә 180 мең литрны тәшкил итә. «Башня безгә технология өчен кирәк. Производствобыз үз эшчәнлеген алып барганда, аңа ихтыяҗ зур. Башняны шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан күрергә мөмкин. Ул — киртәләп алынган, махсус техник зона. Анда чит кешеләргә керергә ярамаганлыктан, аны туристлык максатларында Эйфель манарасы буларак файдаланып булмый», — дип ассызыклый предприятие тарихы музееның экскурсоводы Ирина Кисиль. Башняның нигезе — ике күпкырлык, бу — терәкләрне беркетүнең төп элементлары. Өске һәм аскы очлары аларга якынча 60 градус почмак белән тоташтырылган. Башняның кырыйлары ромбсыман формада. Унбер горизонталь металл боҗра өстәмә ныклык бирә.

Кукмара районының истәлекле урыннары

Кукмарадагы эшмәкәр бертуган Комаровлар хөрмәтенә арт-объект

Арт-объект бертуган Николай Васильевич һәм Сергей Васильевич Комаровлар — «Киез итек һәм җылы аяк киеме фабрикасының „Бертуган Комаровлар“ сәүдә йортына» (шуның нигезендә Кукмара киез итек-киез комбинаты төзелгән) нигез салучылар хөрмәтенә куелган. Бертуган Комаровлар уңышлы сәүдәгәрләр булган. Аларның фабрикасы Россиядә киез аяк киеменең яртысын җитештергән. Риваять буенча, Николай Васильевич Комаров (сулда) һәрвакыт акчаны уң кулы белән генә алган, шуңа күрә Кукмарада иң бай кеше саналган. Районда шундый ышану бар: Николай Васильевичның уң кулын сыйпасаң, финанс ягы җайга салыначак һәм зур табыш керәчәк. Әгәр бертуганнар арасына утырып теләк теләсәң, ул, һичшиксез, тормышка ашачак икән. Әлеге мөмкинлектән файдаланып калыгыз!

Кукмара районының истәлекле урыннары

Кукмара шәһәренең изге апостоллар Петр һәм Павел гыйбадәтханәсе

XIX гасыр уртасында Россиянең танылган сәнәгатьчеләре бертуган Комаровлар катнашында Кукмарада таштан Петропавел чиркәве төзелә, православие динен тотучы төбәк халкы өчен ул йөз елга якын рухи үзәк булып хезмәт итә. 1930 елларда чиркәү ябыла һәм тулысынча юк ителә. 1994 елда Петропавел мәхәлләсе православие җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән яңадан торгызыла, ә 1996 елда Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий боерыгы нигезендә мәхәллә настоятеле итеп рухани Сергий Елисеев билгеләнә. Изге Богородицаны гыйбадәтханәгә кертү бәйрәмендә, 1996 елның 4 декабрендә, Петропавел гыйбадәтханәсе җимерелгәннән соң беренче Илаһи литургия үткәрелә, шуның белән мәхәлләдә даими гыйбадәт кылулар яңартыла. 2007 елда бистәдә изге апостоллар Петр һәм Павелның яңа гыйбадәтханәсен төзү төгәлләнә. 2007 елның 1 сентябрендә ул дин тотучылар өчен үз ишекләрен ача. 2016 елның сентябрендә яңа чиркәү кыңгыраулары изгеләштерелә. Йөз елга якын тынлыктан соң беренче тапкыр Кукмара өстендә кыңгырау чыңы яңгырый. Шулай ук бүген гыйбадәтханә каршында заманча ремонтланган якшәмбе мәктәбе эшли. Ул элеккеге әзерләү конторасы бинасында ачыла. Биредә теләге булган һәркем укый ала. Зәңгәр түбәле, аксыл-зәңгәр төстәге таш бинаның башында тәреле алтынсу гөмбәз урын алган.

Кукмара районының истәлекле урыннары

Кукмара үзәк мәчете

1998 елдан бирле мәхәллә дини оешма буларак теркәлә. Ул мөселманнарның республика Диния нәзарәте карамагына керә. Биредә гыйбадәт кылу өчен мәчет һәм дини уку йорты – мәдрәсә урын алган. Кызыл, аксыл көрән кирпечтән төзелгән, заманча тәрәзәле һәм яңартылган түбәле биналар кичен утлар белән яктыртыла.