Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Бертуган Родыгиннар фабрикасы бинасы, Кукмара туган якны өйрәнү музее

Бертуган Родыгиннар фабрикасы бинасы, Кукмара туган якны өйрәнү музее
  • Тасвирлама:

    Бу – республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле.

  • Сайт:

    https://kukmor-museum.ru/

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 8нче йорт

Туган якны өйрәнү музее бинасы 1870 елларда төзелгән. Элек әлеге бинада бертуган Родыгиннарның киез итек басу фабрикасы эшләгән. Аңа сәүдәгәр Михаил Дмитриевич Родыгин нигез салган. Үзенең әһәмияте буенча фабрика Кукмарада абыйлы-энеле Комаровлар предприятиесеннән соң һәм губернада мондый профильдәге предприятиеләр арасында 1917 елга кадәр икенче урында торган. Кирпечтән эклектика стилендә төзелгән сәнәгать архитектурасы һәйкәле Россия буржуазиясе формалашу белән бәйле. Совет чорында биредә китап кибете булса, ә хәзер район Туган якны өйрәнү музее урнашкан. Музей экспонатларга бик бай. Анда Алтын Урда һәм Казан ханлыгы белән дә танышырга була. Туган якны өйрәнү музеенда XIX — XX гасырлардагы җирле халыкларның этнографик һәм көнкүреш әйберләрен, татар, мари, рус һәм удмурт хатын-кызларының милли киемнәр коллекциясен күрергә мөмкин. Фотосурәтләр, документлар Кукмара тарихы турында «сөйли». Биредә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар крестьянының өй интерьеры яңартылган. Музейда Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек тә бар. Анда совет, немец солдатларының кораллары һәм кирәк-ярак фрагментлары куелган. Алар «Үлем үзәненнән» һәм «Невский пятачок»тан кайтарылган. Бу бүлектә Советлар Союзы Геройлары, районда туып-үскән кешеләр истәлегенә аларның портретлары, бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре тәкъдим ителгән. Моннан тыш, музейда бертуган Родыгиннарның эш кабинетының төгәл күчермәсен дә карарга мөмкин.