Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмарадагы эшмәкәр бертуган Комаровлар хөрмәтенә арт-объект

Кукмарадагы эшмәкәр бертуган Комаровлар хөрмәтенә арт-объект
  • Тасвирлама:

    Арт-объект бертуган Комаровлар йортының кунак ишегалды территориясендә урнашкан.

  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 6нчы йорт

Арт-объект бертуган Николай Васильевич һәм Сергей Васильевич Комаровлар — «Киез итек һәм җылы аяк киеме фабрикасының „Бертуган Комаровлар“ сәүдә йортына» (шуның нигезендә Кукмара киез итек-киез комбинаты төзелгән) нигез салучылар хөрмәтенә куелган. Бертуган Комаровлар уңышлы сәүдәгәрләр булган. Аларның фабрикасы Россиядә киез аяк киеменең яртысын җитештергән. Риваять буенча, Николай Васильевич Комаров (сулда) һәрвакыт акчаны уң кулы белән генә алган, шуңа күрә Кукмарада иң бай кеше саналган. Районда шундый ышану бар: Николай Васильевичның уң кулын сыйпасаң, финанс ягы җайга салыначак һәм зур табыш керәчәк. Әгәр бертуганнар арасына утырып теләк теләсәң, ул, һичшиксез, тормышка ашачак икән. Әлеге мөмкинлектән файдаланып калыгыз!