Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмарадагы бертуган Комаровларның нәсел йорты

Кукмарадагы бертуган Комаровларның нәсел йорты
  • Тасвирлама:

    Бертуган Комаровларның кунак йорты – мәдәни мирас объекты ул.

  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 6нчы йорт

Бу төбәктә итек басуны сәнәгать нигезенә салган бертуган Комаровлар тарафыннан 1870 елда төзелгән ике катлы таш бина Кукмараның истәлекле урыннары арасында лаеклы урын алып тора. Өске фасады зәвыклы таш орнаментлар белән бизәлгән әлеге бина — бүгенге көндә дә архитектура үрнәге. Йортның икенче каты күз явын алырлык төрле таш сыннары белән җәлеп итә. Парлап куелган биек тәрәзәләр ампир һәм эклектика стильләре бергә кушылып эшләнгән. Белгечләр фикеренчә, XIX гасыр уртасында әлеге архитектура үрнәкләре Европа илләрендә киң таралган. Беренче карашка бәрелеп торган купшылыкны күреп алуга, исеме билгесез булып калган архитектор йортны проектлаганда хуҗаларның барлык теләген дә исәпкә алган дип уйлыйсы килә. Өске өлеше ярым дуга формасында эшләнгән, таштан салынган зур капка аша ишегалдына узуга, төп фасадның өчәр метр биеклектәге агач ишекләре иң беренче булып күзгә чалына. Аларны ачып кергәч, киң баскыч туп-туры икенче катка алып менә. Анда фабрикант Комаровларның элек нинди тормыш алып баруларын күзаллавы әллә ни кыен түгел. Уртада — кунак кабул итү залы, дивар буйлап ашау, ял итү, йокы һәм башка бүлмәләр урнашкан. Бүлмә түшәме төрле формадагы бизәкләр белән матурланган. Идәннән түшәмгә кадәр ара дүрт метр, балконга аерым ишек аша керәсе. Бинаның сул як дивары буйлап сузылган бу балкон зур һәм иркен. Мөгаен, җәй көне хуҗалар тирә-яктагы матурлыктан хозурланып ял итәргә яраткандыр. Төп бина белән рәттән бер катлы берничә өстәмә корылма да булган. Сакланып калган истәлекләргә караганда, аларда фабрикантларның күпсанлы хезмәтчеләре: пешекчеләр, ишегалды җыештыручылар, ат караучылар һәм башкалар яшәгән. Совет чорында Комаровлар йорты һәм аның янындагы башка корылмалар кечкенә гаиләләр өчен бүлмәләргә бүленгән.