Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Юл фаҗигасендә һәлак булган Ленар Гатин бәете

Юл һәлакәтенә очрап, вакытсыз арабыздан киткән Түбән Өскебаш егете Ленар Гатинга багышлана. Бисмилланы әйтү ләзем булыр Тәүге бәетемнең башында. Төшләремдә күреп уянамын иртән Торасыңдыр кебек каршымда. Сискәндереп шалтырады иртән Каракучкыл кәрәз-телефон. Шомландырып ачык тәрәзәдән Хәбәр бирде хәтта саескан. Ак сызыклы кара асфальт юлдан Кая чаба кара машина? Нәселемнең анда бер...

Юл һәлакәтенә очрап, вакытсыз арабыздан киткән Түбән Өскебаш егете Ленар Гатинга багышлана.

Бисмилланы әйтү ләзем булыр

Тәүге бәетемнең башында.

Төшләремдә күреп уянамын иртән

Торасыңдыр кебек каршымда.

Сискәндереп шалтырады иртән

Каракучкыл кәрәз-телефон.

Шомландырып ачык тәрәзәдән

Хәбәр бирде хәтта саескан.

Ак сызыклы кара асфальт юлдан

Кая чаба кара машина?

Нәселемнең анда бер бөртеге

Бакыйлыкка шулай ашыга.

Кара төннәр алып китте сине

Караңгыга бездән аерып.

Кырыс язмыш газиз әниеңнең

Уң канатын алды каерып.

Караңгылык, серле үлем, серле фаҗига...

Гүя сердән тора бу дөнья.

Кеше килә, әмма китә, ай аяныч,

Ачы үлемгә язып булмый мәдхия.

Кара күперләрдә кара әҗәл

Сагалаган сине, әй, Ленар.

Бу кайгыга кара хәсрәткә

Ана йөрәге соң ничек чыдар?

Синдәйләрне алтын куллы диләр,

Алтын тама иде кулыңнан.

Күп кешегә тиде изгелегең,

Үземә әле диеп соңыннан.

Иртә киттең, Ленар, безне ташлап,

Тәкъдирдәме шулай язылган?!

Савап дәфтәреңнең бите тулып,

Гамәл дәфтәреме ябылган?

Калдырып киттең хәләл җефетеңне,

Ятим калды кызың - көмешең.

Әти кая, дияр үсә төшкәч,

Синнән тамган сабый - җимешең.

Юксынырлар сине чын дусларың,

Тәгәрәп үскән болын - "Киндерле"ң.

Яратып кына хәтта үзең сүгәм,

Күпме кешегә кайгы иңдердең.

Бәет дисәм...бәлки бәет түгелдер дә.

Бәетләрне үлгәч язалар.

Син бит исән, безнең күңелләрдә,

Күңелләрдә исән, мәңгегә!

фото: http://www.persecutionblog.com/2006/11/writing_letters.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk