Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Шоферлар, ашыкмагыз әле

Үзеңнеке үзәктә, дигәндәй, быел кызым күппрофильле лицейга беренче сыйныфка укырга кергәч, миңа бер уй тынгы бирми башлады. Балалы әти-әниләр минем белән килешерләр дип уйлыйм. Зур Кукмара ягыннан килүче машиналар светофорда 60 секунд вакытны - каршы як полосадагы машиналарның үтеп киткәнен көтеп торырга теләмичә, "Аккош" кибете янына - җәяүлеләр юлына борылып,...

Үзеңнеке үзәктә, дигәндәй, быел кызым күппрофильле лицейга беренче сыйныфка укырга кергәч, миңа бер уй тынгы бирми башлады. Балалы әти-әниләр минем белән килешерләр дип уйлыйм.
Зур Кукмара ягыннан килүче машиналар светофорда 60 секунд вакытны - каршы як полосадагы машиналарның үтеп киткәнен көтеп торырга теләмичә, "Аккош" кибете янына - җәяүлеләр юлына борылып, шуннан китүне кулайрак күрәләр. Аңлыйм, мондый хәрәкәтне чикләүче юл билгеләре юк биредә. Ләкин иртәдән кичкә кадәр бу юлдан балалар йөреп тора. Бала-чагага юл читеннән, игътибар белән генә йөрегез, дип күпме тукып торсаң да, бала бала инде... Ә бер минут та көтеп тора алмаган машина йөртүчеләр, һәрвакыттагыча, ашыгалар. Шуңа да машина йөртүчеләргә игътибарлырак булсагыз иде, дип әйтәсем килә. Күңелсез хәл килеп чыккач кына соң булыр Аллаһы Тәгалә "сакланганны саклармын" дигән бит.
Фото: Эльвира Мөбәракшинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев