Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Поч.Кучукның Ленин урамында юл бик начар

Безнең Поч. Кучукның марилар яши торган Ленин урамы бер чакрымга сузылган.Тик урамыбызны бер әйләнсәң, башка анда керәсе килми: кыш көне көрт басса, яздан көзгә кадәр саз ерып йөрибез. Мин 1976 елда шушы авылга эшкә килеп, шунда картайдым. Шул дәвердә күпме җитәкчеләр, депутатлар алышынды. Һәрберсе юлны рәтләргә сүз бирде. Мин пенсиягә...

Безнең Поч. Кучукның марилар яши торган Ленин урамы бер чакрымга сузылган.Тик урамыбызны бер әйләнсәң, башка анда керәсе килми: кыш көне көрт басса, яздан көзгә кадәр саз ерып йөрибез.

Мин 1976 елда шушы авылга эшкә килеп, шунда картайдым. Шул дәвердә күпме җитәкчеләр, депутатлар алышынды. Һәрберсе юлны рәтләргә сүз бирде. Мин пенсиягә чыктым. Авылда юл да юк, кибет тә ябылды. Кыстагач, өйдә тик ятканчы, халык та ипигә тилмермәсен дип, кибеткә эшкә кердем. 43нче үлчәмле резин итегемне киям дә, иртүк авыл башына капчык белән ипи алырга төшәм.

Бездә менә шундый хәлләр. Яңгырлы төннәрдә дә уянып, я Ходаем, хәвеф-хәтәрдән сакла, дисең.

Быел, бәлки, бу борчуларыбыз бетәр, юллар булыр, дип ышанып яшибез.

Нина ИЗУЛАНОВА, Поч. Кучук авылы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев