Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ни өчен хатын еланга әйләнгән?

Яшь егет бер бик чибәр кызга гашыйк булган. Әти-әнисе белән киңәш-табыш итеп, кызның кулын сорарга барганнар. Кәләш ризалыгын белдергән, ләкин бер шарт куйган: - Мин синең тугры хатының булырмын, яратып, хөрмәт итеп яшәрмен. Тик айга бер тапкыр төнлә мин китеп торырмын. Син бервакытта да минем кая барганымны, нәрсә эшләгәнемне сорамаска...

Яшь егет бер бик чибәр кызга гашыйк булган. Әти-әнисе белән киңәш-табыш итеп, кызның кулын сорарга барганнар. Кәләш ризалыгын белдергән, ләкин бер шарт куйган:

- Мин синең тугры хатының булырмын, яратып, хөрмәт итеп яшәрмен. Тик айга бер тапкыр төнлә мин китеп торырмын. Син бервакытта да минем кая барганымны, нәрсә эшләгәнемне сорамаска тиеш. Шушы шартым үтәлсә генә, синең хатының булырга риза, - ди ул.

Егет күп уйлап тормаган, ризалашкан. Кияү белән кәләш гөрләтеп туй ясаганнар, бик бәхетле генә яши башлаганнар. Хатын ире өчен назын, тәмле сүзләрен, якты йөзен кызганмаган, тугры хатын булып яшәгән. Ир дә үз чиратында сөйгәнен бәхетле итәргә тырышкан. Алдан билгеләнгән шарттагыча, хатын айга бер тапкыр төнлә чыгып югала торган булган.

Еллар узган саен ирнең күңеленә шик төшкән. "Бу хатын миннән башка кайда йөри икән? Нигә мин бу турыда белергә тиеш түгел соң?" - дип борчыла башлаган. Түзәр әмәле калмагач, бер төндә хәләле артыннан күзәтеп барырга уйлаган. Хатын басу аша үтеп, елганы чыккач, урман эченә кереп, бер агач төбе янына туктаган. Ир якынрак килгәч, хатынының, киемнәрен салып, еланга әверелгәнен, аннан соң ыслый-ыслый үзенең койрыгын тешли башлаганын күреп шаккаткан. Үзен күзәтеп торганнарын сизгән "елан" телгә килгән:

- Син нәрсә эшләдең инде? Ай буена бары бер төнгә, үзең турында кайгыртмыйча, мине җибәрә алмадың. Мин сине яратмадыммы, начар хатын булдыммы? Син минем белән яшәгәндә моң-зарның ни икәнен белмәдең бит. Шулар бәрабәренә бары бер төн сорадым. Ә хәзер син барысын да беләсең, бүтән качып йөрмәячәкмен.

Бу хәлләрдән соң хатын-кыз ачуын басар өчен айга бер мәртәбә юкка чыгып тормый, ә ире алдында, еланга әйләнеп, ысылдап, агуын чәчәргә дә күп сорап тормый имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев