Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Мультиварка серләре

"Тушение" режимында сөтне 5-6 сәгать кайнатып, катык ясарга була. Сүндергәннән соң да суынырга шунда калдырсагыз, "ряженка" килеп чыгачак. Әзерләнгән итне 12 сәгатькә куйсагыз, холодец әзерли аласыз, сәгать ярымда аш пешә. "Варка на пару" режимында 5 минутта йомырка чиле-пешле була, 12 минутта пешеп җитә. "Плов" режимында итле бәрәңге пешерергә була. Ризык...

"Тушение" режимында сөтне 5-6 сәгать кайнатып, катык ясарга була.

Сүндергәннән соң да суынырга шунда калдырсагыз, "ряженка" килеп чыгачак. Әзерләнгән итне 12 сәгатькә куйсагыз, холодец әзерли аласыз, сәгать ярымда аш пешә.

"Варка на пару" режимында 5 минутта йомырка чиле-пешле була, 12 минутта пешеп җитә.

"Плов" режимында итле бәрәңге пешерергә була. Ризык әзер булгач, мультиварка җылыту режимына үзе күчә.

Шул ук режимда асты бераз кызган пилмәннәр бик тәмле килеп чыга. Ярты килограмм пилмәнгә ярты стакан су, тоз, бер аш кашыгы сыер мае саласы да төймәгә генә басасы.

"Выпечка" режимында төрле ит һәм балык, котлет кыздырырга була.

"Тушение" яки "Гречка" режимында бер үк вакытта ике ризык әзерләргә мөмкин. Табага - гарнир (бәрәңге яки нинди дә булса ярма), өстенә - махсус сеткага котлет, ит, тавык салына. Пешү вакытында итнең шулпасы гарнирга ага һәм бик тәмле килеп чыга.

"Выпечка" режимында иттарткычтан чыгарган итне кыздырып, "Плов" режимында өстенә макарон һәм күмелер-күмелмәс итеп кенә су, тоз, тәмләткечләр салырга. "Диңгезчеләр макароны" әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев