Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Өлкәннәр балаларының язмышлары белән уйнамасыннар иде

Питрау бәйрәменнән соң инде ничә айлар үтсә дә, бер күренеш һич күз алдымнан китми. Туган авылымда әлеге бәйрәмгә сөлге, бүләк җыялар иде. Андый вакытта беләсез инде: бар кеше урамда, бала-чагасы да, өлкәне дә. Һәркемнең йөзе шат, булачак бәйрәм күңелне алгысыта. Шул вакыт урамнарны иңләп килүчеләр арасыннан ике кечкенә генә баланың:...

Питрау бәйрәменнән соң инде ничә айлар үтсә дә, бер күренеш һич күз алдымнан китми. Туган авылымда әлеге бәйрәмгә сөлге, бүләк җыялар иде. Андый вакытта беләсез инде: бар кеше урамда, бала-чагасы да, өлкәне дә. Һәркемнең йөзе шат, булачак бәйрәм күңелне алгысыта. Шул вакыт урамнарны иңләп килүчеләр арасыннан ике кечкенә генә баланың: "Әти-әти", - дип, бер ир кеше каршысына йөгереп килеп, аның кочагына ташланулары күңелләрне тетрәндерде. Чөнки әти кеше бу балалар белән яшәми, хатынының әнисе тормышларына кысылу сәбәпле, бу парның юллары аерылган иде. Әлеге мизгелдә балаларга бернинди конфет та, тәм-том да кирәк түгел, аларга әтиләре кадерле иде. Бу вакытта минем - өлкән яшьтәге ир-атның гына түгел, бик күпләрнең күзләре яшьләнгәндер. Өлкәннәрнең, ахырын уйлап бетермичә, балаларның да язмышлары белән уйнаулары шундый нәтиҗәләргә китерә дә инде.

67 яшьлек абзый.

фото: http://bukashka.by/srygivanie-u-mladentsev.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев