Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмараның теш поликлиникасына алай тиз генә эләгәм димә

Тешемне дәвалар өчен район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегенә язылу галәмәтләрен сезгә дә бәян итәргә булдым әле. Берничә көн шалтыратып та, телефоннары буш түгел дип тавыш биреп торгач, танышыма зарланып алдым. Ул миңа көндезге 13 сәгатьтән 15 сәгать аралыгында гына язалар, калган вакытта телефоннарын сүндереп куялар дип аңлатты. Аның киңәшен искә...

Тешемне дәвалар өчен район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегенә язылу галәмәтләрен сезгә дә бәян итәргә булдым әле. Берничә көн шалтыратып та, телефоннары буш түгел дип тавыш биреп торгач, танышыма зарланып алдым. Ул миңа көндезге 13 сәгатьтән 15 сәгать аралыгында гына язалар, калган вакытта телефоннарын сүндереп куялар дип аңлатты. Аның киңәшен искә алып, тиешле вакытта тагын телефон артына утырдым. Трубкадагы кыз полис номерын сорады. Тиз генә карап әйтергә әзерләп куймаган идем, телефон трубкасын куярга туры килде. Полисымны алып, тагын стоматологиягә шалтыраттым, бу юлы телефон трубкасын икенче кыз алды: "Апа, полисны аннары да язып була, паспортыгыз кирәк", - диде. Шулай шалтырата торгач, мине алдагы атнага табибка язып куйдылар. Өлкән шәфкать туташы: "Электрон вариантта язылыгыз, телефонны алырга вакытлары юк, талон бирәселәре бар", - ди. Кеше языла алмагач, кемгә бирәләр соң алар ул талонны?! Бар кешенең электрон вариантта язылырга мөмкинлеге юк бит.

Зөбәйдә, Кукмара

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAYQjB1qFQoTCJ2z-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk