Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Инвалидларның “мин булдырам” дип яшәүләре соклану тудыра

Сочида үткән Паралимпия уеннарын бик кызыксынып карадым. Безнекеләр сынатмадылар, барлыгы 80 комплект медаль оттылар. Якташыбыз, Саба егете Рушан Миңнеголов чаңгы буенча ике алтын, бер көмеш медаль алды. Бу җиңү, бер яктан, мөмкинлекләре чикләнгән дип йөртелүчеләрнең чынлыкта никадәр мөмкинлеккә, ихтыяр көченә ия булуларын чагылдырса, икенче яктан, ул аларга карата җәмәгатьчелек фикерен...

Сочида үткән Паралимпия уеннарын бик кызыксынып карадым. Безнекеләр сынатмадылар, барлыгы 80 комплект медаль оттылар. Якташыбыз, Саба егете Рушан Миңнеголов чаңгы буенча ике алтын, бер көмеш медаль алды. Бу җиңү, бер яктан, мөмкинлекләре чикләнгән дип йөртелүчеләрнең чынлыкта никадәр мөмкинлеккә, ихтыяр көченә ия булуларын чагылдырса, икенче яктан, ул аларга карата җәмәгатьчелек фикерен тамырдан үзгәртте.

Әлбәттә, бу өлкәдә нинди дә булса уңышка ирешү өчен иң элек спорт белән шөгыльләнүчеләргә тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Рушан да, әнә, Казанга, чит илләргә барып үзен камилләштерә икән. Районыбызда илкүләм дәрәҗәдә катнашырлык итеп шөгыльләнергә мөмкинлекләр булмаса да, инвалидлар арасында үтә торган республика спартакиадасында безнең "Аргамак" командасы соңгы өч елда призлы урыннарны яулап килә. Әйтик, Зөлфия Әгъләмова, Нурислам Шәңгәрәевләр ике ел рәттән, Илсинә Якупова 2011 елда инвалид балалар арасында теннис буенча Татарстан чемпионы исемнәрен яуладылар. Алар киләчәктә тәҗрибәле тренерлар кул астында шөгыльләнүләрен дәвам итсәләр, Россия күләмендә данлы исемнәр алырга мөмкиннәр.

"Аргамак"ның беренче көннәреннән бирле районыбыз данын яклап ярышларның һәр төрендә диярлек көч сынашучы Валентина Борисова, Мөнир Гыймадиев, Валерий Николаевларның исемнәрен дә атап үтәсем килә. Алар һәр ярышны көтеп алып, "янып", бар көчләрен биреп көрәшәләр. Гомумән алганда, инвалидларның, сау-сәламәт кешеләрдән калышмаска тырышып, "мин булдырам, без кешедән ким түгел" дигән девиз белән яшәүләре соклану тудыра.

Дамир ГАЛИӘХМӘТОВ, инвалидларның "Аргамак" командасы тренеры

фото: http://vektor-psiholog.livejournal.com/2639.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk