Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Гөмбәчекне ничек дәваларга?

Тырнакта гөмбәчек авыруы булганда халык медицинасында кулланыла торган ысул ярдәм итә. 1,5 литр суны кайнатып чыгарып, табакка салырга. Пешерми торган температурага кадәр суынгач, 1-2 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе кислотасы салырга. Аякларны су суынганчы тотканнан соң, пемза белән ышкып, сөртмичә генә киптерәсе. Табакны юып, дезинфекцияләргә кирәк. Шуннан соң аякларга...

Тырнакта гөмбәчек авыруы булганда халык медицинасында кулланыла торган ысул ярдәм итә.

1,5 литр суны кайнатып чыгарып, табакка салырга. Пешерми торган температурага кадәр суынгач, 1-2 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе кислотасы салырга. Аякларны су суынганчы тотканнан соң, пемза белән ышкып, сөртмичә генә киптерәсе. Табакны юып, дезинфекцияләргә кирәк.

Шуннан соң аякларга комфара мае сөртергә, зарарланган тырнакларны кисеп, йод эремәсе белән эшкәртергә. Бу ысулны көнаралаш кабатларга кирәк. Гөмбәчек юкка чыккач, профилактика өчен атнага бер-ике мәртәбә эшләсәгез дә була. Дәвалану чорында оекбашларны көндәлек алмаштырып торсагыз, савыгу процессы тизрәк булыр. Аяк киеме эченә аш серкәсе сөртелгән мамык тыгып, пакетка салып, төнгә бәйләп куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев