Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Кукмара авылы мәдәният йортының төзелеш мәйданчыгында эш кайный

634 хуҗалыклы, аларда 2068 кеше яши торган Зур Кукмара авылына яңа мәдәният йорты күптәннән кирәк иде инде. Ике мәчетне сүтеп төзелгән клуб авыл халкына 1954нче еллардан бирле хезмәт итте. Узган ел аны сүтеп, көз көне яңа бинага нигез салып куйганнан соң, авыл халкы җиңел сулап куйды. Ниһаять, Зур Кукмарада да...

634 хуҗалыклы, аларда 2068 кеше яши торган Зур Кукмара авылына яңа мәдәният йорты күптәннән кирәк иде инде. Ике мәчетне сүтеп төзелгән клуб авыл халкына 1954нче еллардан бирле хезмәт итте. Узган ел аны сүтеп, көз көне яңа бинага нигез салып куйганнан соң, авыл халкы җиңел сулап куйды. Ниһаять, Зур Кукмарада да яңа мәдәният йорты булачак!

Бер ел эчендә нигезле генә түгел, түбәле дә булды инде яңа мәдәният йорты. Бүгенге көндә әлеге төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный. Кемдер түбәгә соңгы кадакларны какса, икенчеләре эчке эшләрдә: стенаны тигезли, плитка сылый, җылылык торбаларын суза. Быелның декабрь аенда файдалануга тапшырылырга тиешле объектның ишекләрен Кукмараның "Техстрой" оешмасы август аенда ук ачарга планлаштыра. Әлеге төзелеш район җитәкчелегенең дә көндәлек күз уңаенда. Эш ничек бара, нинди хәл итәсе проблемалар бар, берсе дә алар игътибарыннан читтә калмый.

Зур Кукмара авылындагы яңа мәдәният йорты - республика хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән "Авыл клубларын төзү" программасы кысаларында безнең районда төзелгән бишенче клуб. Узган елларда Урта Комар, Поч.Сутер, Вахит, Пчеловод авылларында ачылган яңа клубларда халык рәхәтләнеп концерт карый, төрле бәйрәмнәрдә катнаша. Зур Кукмара авылы халкы да район күләмендә үтә торган мәдәният чараларында алдынгылар рәтендә. Моңа кадәр клубыбыз иске, юк дип тормадылар, авыл үзешчәннәре төрле концертларда рәхәтләнеп биеде, күкрәк киереп җыр сузды.

-Мәдәният йорты гына түгел, күп функцияле үзәк тә булачак әле бу бина, -ди Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев. - Биредә авылның медпункты белән китапханәсе дә урнашачак. Аның бәясе - 12 миллион 300 мең сумга төшә. Авыл халкы яңа клубны күптәннән көтә иде инде. Төрле бәйрәм чараларында 300 урынлы тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмас, дип ышанам.

Эльмира Камалова:

-Кич җитсә, кая барырга белми урам буйлап тилмереп йөрибез. Җәй көне тукталышларда, кибет алларында сөйләшеп утырырга була. Ә менә узган ел иске клубны сүткәнлектән, кышкы кичләрне өйдә уздырдык дисәк тә була. Телевизор, компьютер каршында утырып туйган идем инде. Яшьтәшләрең белән күзгә-күз карашып аралашуга ни җитә соң! Аның ачылганын түземсезлек белән мин генә түгел, иптәшләрем дә көтә.

Марат Гарипов:

-Иске клубта минем балачагым, яшьлегем үтте. Хәтерлим әле, утырырга урын булмаганлыктан һәм өлкәннәр дә күреп куып чыгармасыннар дип, өстәл астында ятып кино карый идек. Концерт булса - тезеп куеп, биегәндә стена буена күпме күчердек без ул урындыкларны. Хәзер исә балаларым якты, заманча мәдәният йортында күңел ачачаклар, дип сөенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk