Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Закиров Рәзил бәете

Закиров Рәзил Рәис улына багышлана Бисмиллаһи диеп башлыйм әле, Бу бәетнең башларын. Бишенче декабрь көнне, Гүргә керде башларым. Иртә белән алты тулгач, Тордым битләрне юдым. Чәйләремне ясап куйгач, Идәнгә мин егылдым. Әти җаным син елама, Бер канатым сынды дип. Әниеңне дус-иш туганнарыңны, Тирән сагышларга салдың дип. Әни, бәгърем иртә белән,...

Закиров Рәзил Рәис улына багышлана
Бисмиллаһи диеп башлыйм әле,
Бу бәетнең башларын.
Бишенче декабрь көнне,
Гүргә керде башларым.
Иртә белән алты тулгач,
Тордым битләрне юдым.
Чәйләремне ясап куйгач,
Идәнгә мин егылдым.
Әти җаным син елама,
Бер канатым сынды дип.
Әниеңне дус-иш туганнарыңны,
Тирән сагышларга салдың дип.
Әни, бәгърем иртә белән,
Йокымнан син уяттың.
Сыерны савып кергәнче
Мин инде китеп бардым
Саубулыгыз туганнарым,
Исән бәхил булыгыз.
Каберемә минем килеп,
Чәчәкләргә утыртыгыз.
Энем Рафаил сиңа әйтәм,
Әти-әнине сакла.
Мине искә алган чакта,
Сурәтләремне кара.
Кызым Илзинәне дә,
Яратыгыз сөегез.
Кызның хәлләрен белеп
Гел төшегез күрегез.
Килен, Римма сиңа әйтәм,
Өйдәгеләргә терәк бул.
Энекәшем Рафилгә,
Яхшы әйбәт хатын бул.
Әти-әни еламагыз,
Безне ташлап киттең дип.
Хәер бирегез җомга көнне,
Урыны оҗмахта булсын дип.
Олы юлга озаттыгыз,
Зур капкаларны ачып.
Әҗәлен килеп тоткач,
Булмый бер кая качып.

Римма КӘБИРОВА, Каенсар авылы

фото: http://ru.ela.mobi/?text

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk