Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ штрафын вакытында түләмәсәң, акчаң икеләтә чыга

Шоферлар арасында бер тапкыр булса да ЮХИДИ штрафы түләмәгәннәр бик сирәк, я булмаса бөтенләй юктыр ул. Хәзер юл читләренә камералар куела башлагач бигрәк тә. Автомобильдә барганда тиешле тизлекне арттырсаң, бер-ике атнадан "бәхет хаты"ның килеп төшүен көт тә тор. Ә инде ул штрафларны бер түләрмен әле, дип җыеп барсаң, хәлләр күпкә...

Шоферлар арасында бер тапкыр булса да ЮХИДИ штрафы түләмәгәннәр бик сирәк, я булмаса бөтенләй юктыр ул. Хәзер юл читләренә камералар куела башлагач бигрәк тә. Автомобильдә барганда тиешле тизлекне арттырсаң, бер-ике атнадан "бәхет хаты"ның килеп төшүен көт тә тор. Ә инде ул штрафларны бер түләрмен әле, дип җыеп барсаң, хәлләр күпкә кыенлаша...


-Штраф законлы көченә кергәч, 60 көннән дә соңга калмыйча, түләнергә тиеш, - ди ЮХИДИнең административ закончалыкны башкару буенча инспекторы Олег Назаров. - Штраф түләнү хакындагы мәгълүмат булмаса, 71нче көнне (60 көн түләү һәм 10 көн кире кагу өчен) карарны чыгарган вазыйфаи зат (хөкемдар) тарафыннан әҗәтле кеше административ җаваплылыкка тартыла һәм, эзләп алу өчен, материаллары суд приставларына тапшырыла. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә булган мәгълүматлар базасында юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучылар турында мәгълүматлар бар. Кагыйдәләр бозуның бер мең һәм аннан да күбрәк очрагы теркәлгән. Әйтик, берәү - 2226, ә икенчесе 1500 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган. Мәгълүматлар базасында әнә шундый ун кеше бар. Алар ЮХИДИ хезмәткәрләренең аерым контролендә торалар.


Кукмара районында быел ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән 18 кеше тоткарланган, алар административ җаваплылыкка тартылганнар. Шушы көннәрдә үзебезгә дә суд барышында катнашырга туры килде. 27 яшьлек Айрат исемле ир-егеткә узган елның 29 октябрендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ике беркетмә төзелгән булган. Автомобильдә саклану чаралары (бу очракта "брызговик".- авт.) төзек булмаган килеш хәрәкәт иткәнгә - 500, ә иминлек каешы куймаган өчен мең сум штраф язылган. Әмма штрафларның икесе дә үзвакытында түләнмәгәнлектән, аңа Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Заһид Сафин тарафыннан штрафларын икеләтелгән күләмдә түләргә, дип карар чыгарылды. Димәк, Айрат 1,5 мең сумнан тыш, тагын өстәмә өч мең сум штраф түләргә тиеш була.

-Эш белән мавыгып, вакытында түләргә онытканмын. Башка кабатланмас, алга таба игътибарлырак булырмын, - дип, үз гаебен таныды ул.

-Штраф түләмәүчеләр белән бик күп очрашырга туры килә, - ди җәмәгать хөкемдары. - Автомобильдә йөргән кеше даими рәвештә интернет челтәре аша, яисә ЮХИДИгә барып, штрафлары хакында белешеп торса, әҗәтлеләр, онытканмын, дип акланучылар, бәлки, бераз кимер иде. Әгәр штраф түләмәү очрагы бер ел эчендә тагын кабатланса, андыйларга 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен ЮХИДИ штрафларын үзвакытында түләп барырга кирәк.

Саннар
Әҗәтлеләр исемлегендә безнең районнан да 43 кеше бар. Зур Сәрдек авылы кешесенең - 39 мең 800, Кукмарада яшәүче 48 яшьлек ир-атның - 38 мең 300, ә калганнарның 30 мең, 20 мең 200, 11 мең 800, 15 мең 700 сум күләмендә штрафлары җыелган

Сүз уңаеннан:
Штрафларны барлык банк бүлекчәләрендә, терминалларда, интернет челтәре аша uslugi.tatarstan.ru сайтында банк кредитлары ярдәмендә дә түләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk