Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Шәмәрдән клубында эшләүче Фәридә бар эшкә дә оста

Бәхет эзләп читкә китеп йөрми Фәридә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Арчага барып сатучы һөнәрен үзләштерә дә, Ядегәр, Түбән Шәмәрдән авылларындагы кибеттә эшли башлый. Кукмара, Казаннан товарлар алып кайту, Шәмәрдән кабул итү пунктына бәрәңге җыеп тапшыру, ярминкәләргә йөрү - барысы да кибетче кызлар җилкәсендә була. Әмма зарлануны белми, бар күңелен сәүдә...

Бәхет эзләп читкә китеп йөрми Фәридә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Арчага барып сатучы һөнәрен үзләштерә дә, Ядегәр, Түбән Шәмәрдән авылларындагы кибеттә эшли башлый. Кукмара, Казаннан товарлар алып кайту, Шәмәрдән кабул итү пунктына бәрәңге җыеп тапшыру, ярминкәләргә йөрү - барысы да кибетче кызлар җилкәсендә була. Әмма зарлануны белми, бар күңелен сәүдә өлкәсенә багышлап эшли дә эшли, 18 ел гомернең үтеп киткәнен сизми дә ул! Югары Шәмәрдән авылы егетенә тормышка чыгып, балалар үстерүче Фәридәне 2011 елда клуб мөдире итеп билгелиләр.

Мәдәният өлкәсендә сәнгатькә үзләренең бар күңелләрен бирүчеләр генә эшли аладыр ул, мөгаен. Язмам герое Фәридә Насыйбуллина әнә шундыйлардан. Оста оештыручы булуы белән беррәттән, җыр-моңга да сәләтле ул. Кечкенә, кысан гына мәдәният учагында нинди генә чаралар узмый! "Син - минеке, мин -синеке", "Ханым-солтаным" дигән тамашалар, "Гаилә", "Яңа ел", "Кыш озату" бәйрәмнәре, истәлекле даталар - һәммәсе тулы залларда үтә.

Клуб эчендәге тәртип, чисталыкны да әйтеп узмыйча булмый. Кемдер килеп эшләп бирер әле, дип читтән ярдәм көтеп утыра торганнардан да түгел ул. Яшьләр белән бергәләп клубта теннис өстәле төзеп куйганнар, җәйгә исә спорт мәйданчыгы ачарга хыялланалар.

Үзенең хезмәте өчен янып-көеп йөрүче Фәридә ханымның гаиләсендә дә тәртип. Биш ел буена дөм сукыр булып урын өстендә генә утырган кайнанасын тәрбияләп, кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар. Пар канаты Заһите - аның төпле терәге. Утын алып кайтып, аны кисеп, ярып клуб миченә ягып җылытучы гына түгел, барлык үткәрелгән чараларда музыка өчен җавап бирүче дә әле ул. Балалары да тәртипле, инсафлы аларның. Олы кызлары Гөлназ, Казанның энергетика институын тәмамлап, Нократ Аланында эшли. Уллары Ильяс исә Казан авиация институтында белем ала. Клубта бәйрәмнәр вакытында барысы да сәхнәдә алар: Ильяс - ди-джей, Фәридә белән Гөлназ җырлыйлар, Заһитнең кулында гармун.

-Гаиләм, дусларым, туганнарым булмаса, мин берүзем барлык эшләргә дә җитешә алмас идем. Аларга рәхмәтем чиксез, - ди ул.

Фәридә Насыйбуллина Түбән Шәмәрдән сайлау участогы рәисе дә әле. Сайлауларны һәрчак ныклы әзерлек, тәртип белән уздырып җибәрә. Ару-талуны белмәс, бертуктаусыз эзләнүдә булган дустыма киләчәктә дә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде!

Венера ӘХМӘТШИНА, Кукмара поселогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk