Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәйге кафеларда сыра сатарга рөхсәт итмәкчеләр

Хәтерләсәгез, агымдагы елның март башында Татарстанда алкогольле продукцияне ваклап сатуның вакыты, шартлары һәм урыннарын чикләү турында закон гамәлгә кергән иде. Хәзер исә депутатлар әлеге канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында билгеле булды. Чара комитет рәисе Рафис Борһанов җитәкчелегендә узды. Билгеле...

Хәтерләсәгез, агымдагы елның март башында Татарстанда алкогольле продукцияне ваклап сатуның вакыты, шартлары һәм урыннарын чикләү турында закон гамәлгә кергән иде. Хәзер исә депутатлар әлеге канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында билгеле булды. Чара комитет рәисе Рафис Борһанов җитәкчелегендә узды.

Билгеле булганча, әлеге законның максаты - легаль булмаган исерткеч эчемлекләрнең таралуына юл куймау. Өстәвенә, Татарстан мәдәни, спорт һәм башка чараларда актив катнаша, республика белән кызыксынучылар, бирегә килүче туристлар саны да күбәйгәннән-күбәя. Мондый шартларда законсыз алкоголь белән бәйле мәсьәлә тагын да актуальләшә.
Әлбәттә, исерткеч эчемлекләрнең кулланылышын чикләү дөрес, әмма ул шактый катгый булуы белән аерылып тора. Өстәвенә, республикада кафе һәм ресторан ачарга теләк белдерүче эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча махсус эшчәнлек бара. Әле алай гына да түгел, Татарстанның шәһәр һәм районнарында җәмәгать туклану урыннарын камилләштерү буенча махсус программа да эшли.
Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары җәйге кафеларда сыра сатарга рөхсәт итү карарын кабул иткән дә инде. Ник дигәндә, кафелар җәен кеше күп йөри торган урыннарда һәм туристларның сәяхәт маршрутларында менә дигән җәмәгать туклануы урыны булып тора. Шул рәвешле, ял итәсе килгән халык сыраны нәкъ менә шушы урыннарда кулланачак. Бу исә урамнар һәм башка территорияләрдә исерткеч эчемлек тоткан кешеләр санын киметер, дип көтелә.
- Сыраны җәен аеруча күп кулланалар һәм, кагыйдә буларак, ул ваклап сатыла торган эчемлек. Әгәр дә сыраны куак төпләрендә эчеп йөрсәләр, бу бер дә матур күренеш булмаячак. Шуңа күрә без законга үзгәрешләр кертергә булдык та инде. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, моңа кадәр Татарстанда легаль булмаган сыра җитештерү һәм сату фактларының ачыкланганы булмады әле, - дип аңлатты Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев.
Әлеге закон проектын әзерләүдә сыраның "сезонлы эчемлек" булуы да зур роль уйнаган. Шул рәвешле, Татарстанда май аеннан башлап октябрьгә кадәр җәйге кафеларда сыра сату рөхсәт ителергә мөмкин.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 08.04.2015
фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X