Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр нигә бәби табарга ашыкмый?

Ә бит бәхетле гаиләләр янында бәхетсезләре, зур мөл­кәт­леләр янәшәсендә аз керемлеләр дә бар. Шул ук вакытта узган ел 32 меңнән артык яңа гаилә барлыкка килсә, 15 меңнән артыгы аерылышкан. "Татмедиа" агентлыгында булып узган "түгәрәк өстәл" янында сөйләшү дә гаилә кыйммәтләренә, аларның матбугатта ничек чагылыш табуына багышланды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары...

Ә бит бәхетле гаиләләр янында бәхетсезләре, зур мөл­кәт­леләр янәшәсендә аз керемлеләр дә бар. Шул ук вакытта узган ел 32 меңнән артык яңа гаилә барлыкка килсә, 15 меңнән артыгы аерылышкан. "Татмедиа" агентлыгында булып узган "түгәрәк өстәл" янында сөйләшү дә гаилә кыйммәтләренә, аларның матбугатта ничек чагылыш табуына багышланды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ассызыклаганча, республикада гаиләләрне, балаларны кайгырту буенча төрле оешмалар шөгыльләнә, күп эшләр башкарыла. Тик кайбер проблемаларны тирәннәнрәк өйрәнәсе бар. Әйтик, ни өчен аерылышучылар күп? Ташландык балалар мәсьә­ләсе дә һаман актуаль. Яшүс­мерләрне җәберләү, көчләү оч­раклары әледән-әле булып тора. "Һәр оешма боларга каршы үзенчә көрәш алып бара, тик бу гына җитми, проблеманы төрле яктан күзаллап өйрәнү өчен, бергәләп эшләргә кирәк", - ди Р.Ратникова.

Хәзер 1990 елларда дөньяга килгән балалар үсеп, үзләре гаилә кору яшенә җитте. Шунысын да әйтергә кирәк: ул чорда - илдә башланган үзгәртеп кору заманында балалар аз туды. Акча табу, матди байлык беренче планга күчте. Ә гаилә кыйм­мәт­ләре, әхлак мәсьәләләре, тради­цияләр әкрен генә төрле яктан кысрыклана башлады. Хәер, бу хәл хәзер дә дәвам итә. Татарстан Фәннәр академия­сендәге гаилә һәм демография үзәге мөдире Флера Илдарханова әйтеп кит­кәнчә, сораштырулар да шуны күрсәтә. Яшьләр өчен беренче урында - укып диплом алып чыгу, карьера үсеше, каядыр барып ял итү, иркен фатир һәм яхшы машина... шуннан соң гына бала алып кайту. Ләкин ни кызганыч, бу вакытта инде теләк зур да, сәламәтлек какшаган була. Соң­гы елларда яшьләр 25-30 яшь­ләрдә генә өйләнешә, элекке кебек 19-21 яшьтә түгел. Хәтта авыл җирендә дә шулай.

Йолаларны, гаилә кыйм­мәт­ләрен яңадан кайтарырга теләп илдә төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Ике һәм аннан да күбрәк бала табучыларга бире­лүче ана капиталы, торак алганда бирелә торган субсидия акчасы демографик хәлне яхшырта төште. Үлүчеләргә караганда туу­чылар саны артты. Шунысын да әйтергә мәҗбүрбез: ирләрнең 48 проценты пенсия яшенә дә җитә алмыйча үлә. Бу процесс инде дистә еллар дәвам итә. Сугыш вакытындагы кебек хатыннар яшьли тол кала.
Гаиләдә икенче, өченче, аннан да күбрәк бала туу күңелле күренеш. Ә менә пошаманга салганы - яшь гаиләләрнең беренчесен алып кайтырга теләмәүләре. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева мәгълүматы буенча гаиләләрнең шактые беренче биш елда таркала. Ә сәбәбен сорагач, холык-фигыльләр туры килмәде диләр, ягъни хатын - ирне, ир хатынны аңламаган, уртак фикергә килә алмаганнар. Аннары ансат бит: бүлешер маллары, җан атарлык балалары юк, чемоданнарын кыстырып, икесе ике якка китеп бара. Яшьләр арасында янә бер мода барлыкка килде - ул да булса, "гражданский брак". Беркем дә икенче як өчен җавап бирми. Тели икән - бергә яши, теләми икән - чыга да китә, хәтта бала туу да чәчне чәчкә бәйли алмый. Шуңа микән, һәр бишенче сабый тулы булмаган гаиләдә туа. Акча җиткерә алмау, фатир алудагы кыенлыклар, ипотека кредиты түләү - һәр гаиләнең диярлек үзәгенә үткән күре­нешләр. "Тү­гәрәк өстәл"дә бу хакта иркенләп сөйләшү булмады. Кызганыч, социаль яклау оешмасыннан бер вәкил дә катнашмады.
Проблемалар күп, гаилә кыйм­­мәтләрен өйрәтүне мәк­тәп­тән башлау зарур. Психология фәне белән берлектә кызларны - әни, малайларны әти булырга өйрәтү буенча да аерым дәрес­ләр каралса, яхшы булыр иде. Тик мондый программалар булган очракта да, дәресне бала күңелен яулый белгән, укучы аңа нык ышанган, кирәк чагында эч серен чишә алган укытучы алып барырга тиеш. Юкса, суга сәнәк белән язган кебек кенә булачак. Әл­бәттә, тәрбияне мәк­тәпкә генә кайтарып калдыру да дөрес түгел. Оясында ни күрсә, очканында шул булачак, ягъни гаиләнең роле зур.
Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 66 | 15.05.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk