Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннар хөрмәтләнде

Олыяз җирлегенең иллеләп тыл ветераны мәктәп каршындагы Мәңгелек ут каршында театральләштерелгән тамашаны манзара кылдылар. "Урал" хуҗалыгы тагын да киңәйгән - Кукмараның икенче башына - Вятка Аланына кадәр "үскән" икән. Хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов алай да вакыт табып ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткерергә өлгерде. "Инде кичтән адәм күтәрмәслек күчтәнәчләр өләшеп чыкканнар...

Олыяз җирлегенең иллеләп тыл ветераны мәктәп каршындагы Мәңгелек ут каршында театральләштерелгән тамашаны манзара кылдылар.
"Урал" хуҗалыгы тагын да киңәйгән - Кукмараның икенче башына - Вятка Аланына кадәр "үскән" икән. Хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов алай да вакыт табып ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткерергә өлгерде. "Инде кичтән адәм күтәрмәслек күчтәнәчләр өләшеп чыкканнар иде, бүген тагын туй сые әзертләткән, рәхмәт төшкере", - диешеп утырдылар ветераннар. Ә концертлары - юк- бар "сәхнә йолдызлары" егылып китәр... Җирлек ветераннарының "хуҗасы" Нургали ага түзмәде: "Туган авылым ..." дип Салих Сәйдәшевның үлемсез җырын туган Олыязга багышлады.

Ядегәр җирлегендә яшәүче Ватан сугышы чоры тыл ветераннарының тугыздан җидесе генә бәйрәм тантанасына килә алганнар. Мәктәп укучыларының тәэсирле чыгышларын күз яшьләрен тыя алмый тыңлады алар. Район ветераннар Советы рәисе урынбасары Камил ага Хәлиуллин, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәвил Нигъмәтҗановлар белән бергә Мәңгелек ут янына көяз чыршы үсентеләре утыртканнан соң "Восток" хуҗалыгы рәисе Алексей аларны мул табынга дәште. Мәктәп укучыларының егетләр, кызлар бию ансамбльләре, Розалия Абдуллина белән Разыя Камаловаларның сугыш чоры җырларыннан төзелгән попуррилары һәркем күңеленә хуш килде.

Азат САБИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk