Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ут якканчы уйла!

Язгы чорда янгын чыгу очраклары аеруча еш күзәтелә. Чөнки җирләр кардан арчылганнан соң, җир өстенә калкып чыккан чүп-чар, тау итәкләрендә, болыннарда көздән калган иске үләннәр аз гына очкыннан да янып китәргә мөмкин. Күпсанлы кисәтүләргә дә карамастан, кипкән үләннәрне, басулардагы камыл һәм иске саламнарны яндыру очраклары күзәтелә. Кипкән үләннәрне ягу нәтиҗәсендә...

Язгы чорда янгын чыгу очраклары аеруча еш күзәтелә. Чөнки җирләр кардан арчылганнан соң, җир өстенә калкып чыккан чүп-чар, тау итәкләрендә, болыннарда көздән калган иске үләннәр аз гына очкыннан да янып китәргә мөмкин. Күпсанлы кисәтүләргә дә карамастан, кипкән үләннәрне, басулардагы камыл һәм иске саламнарны яндыру очраклары күзәтелә. Кипкән үләннәрне ягу нәтиҗәсендә күпме авылларның зыян күрүе билгеле. Рәсәйнең Себер ягында урнашкан җирлекләрендә һәм Хакасия Республикасында булган аяныч хәлләр турында да телевизордан бик күп күрсәттеләр. Меңләгән йортлар хәрабәгә әйләнде, күпме гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелде, бик күп кайгы-хәсрәт килде бит!

Узган ел районда кипкән үләннәр һәм хуҗалыкларда чүп-чар ягуның 12 очрагы теркәлде. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга административ беркетмәләр дә төзелде. Быелның 11 мартында Казанның "Адмирал" сәүдә комплексында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә Татарстанда янгынга каршы катгый режим кертелде. 23 марттан башлап ут ягу бар җирдә дә тыела.

Авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык, оешма һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре, шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр игътибарына!

Җирлекләрдә, авыл хуҗалыгы оешмаларында ирекле янгын сүндерү командалары, урман, посадка, басу кырыйларында янгын күчмәсен өчен сукаланган полосалар, елгаларда, буаларда су алу урыннары, янгын сүндерү өчен су запаслары булдыру, кизү торуны оештыру мөһим. Чүп-чарны, корыган үләннәрне үзвакытында чистартырга кирәк. Җирлек башлыкларыннан шәхси йортларның янгынга каршы торышын тикшерүне дәвам итү сорала. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә ферма яннарын чистарттырырга, утарлардагы салам эскертләрен алдырып, корылмалардан 50 метр читкә урнаштырырга кирәк.

Аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен район дәүләт янгын күзәтчелеге һәркемнән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне, тиешсез урыннарда ут ягучылар булган очракта кисәтүне сорый.

Фәнил СӘГЫЙТОВ, Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең баш дәүләт инспекторы

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxazJTVmxNNW5LUWVJaEVqdHp0U2h1aW9ybGZNRjJTX2djTEZTbkFlTk1Ob3NYUDgwVm9xSTNibUlrNG5oUjd2dG9UUTZtaDJIUnVlanhwZEhNeHRUNWR5VF8zMl9GeWNMMDlYOVdYNmY3cWJzWmZjMzZfTm5HWVZFYXRpS3kxUHljdmpKZGF1T3Z5aktQODk0MmN1WExrSkFtSU9PdTJVNFRIaEdiQWNsbEFRTFZmZjVBQ1pKT1d2QW9wT2NiMnZSb0tVOGg4QjVLZnhmZjhwRzdualZPWEltbXFDa1diTlNqWE8tcjIwX1Y4eFhMZEYwSDk3SUc0&b64e=2&sign=542a547849e96a89a46348f4173e8cda&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk