Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Участок инспекторы Альмир Җәләлиев бабасының юлын сайлаган

17 ноябрьдә полициянең участок инспекторлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Халык арасында иң күп кайнашучы полиция хезмәткәре, мөгаен, участок инспекторыдыр ул. Син хезмәт күрсәтүче территориядә җинаять кылынганмы, исерек ир өендә тавыш чыгарганмы - иң беренче чиратта зыян күрүчеләр янына инспектор ашыга. Әле ул гынамы... авыр тормышлы гаиләләрне, район эчке эшләр...

17 ноябрьдә полициянең участок инспекторлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Халык арасында иң күп кайнашучы полиция хезмәткәре, мөгаен, участок инспекторыдыр ул. Син хезмәт күрсәтүче территориядә җинаять кылынганмы, исерек ир өендә тавыш чыгарганмы - иң беренче чиратта зыян күрүчеләр янына инспектор ашыга. Әле ул гынамы... авыр тормышлы гаиләләрне, район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучыларны да күз уңында тотарга, ярдәм кулын сузарга, алар белән кисәтү әңгәмәләре алып барырга, авыр хәлләрдән чыгу юлын эзләүгә дә булышлык итәргә кирәк. Кыскасы, хезмәтләрен тавык та чүпләп бетерерлек түгел...

Битләнгер авылы егете Альмир Җәләлиев участок инспекторы вазыйфасын инде унынчы елын башкара. Арчадагы юридик көллиятне тәмамлагач алына ул әлеге хезмәткә. Яшь инспекторга бишәр авыллы Түбән Үрәс һәм Поч.Сутер авыл җирлекләрен тапшыралар.

-Иң беренче эшли башлаган елларымны әле бүгенгедәй хәтерлим, - ди Альмир. - Территорияләр зур булганлыктан, халык белән аралашып-танышып чыгу өчен дә шактый күп вакыт кирәк булган иде. Яшьләр белән уртак тел табу да җиңелләрдән бирелмәде. 2006 елда ике җирлек яшьләре арасында килеп чыккан чуалышлардан соң хәтта җинаять эше дә ачарга туры килде. Ул чагында Иске Оча авылы егетләрен Поч.Сутердан килеп кыйнап киткәннәр иде. Эзләү-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә төркем башында торып, әлеге җинаяти гамәлләрне оештырып йөрүченең кем булуын ачыклый алдык. Көн саен диярлек егетләрне җыеп сөйләшү, аңлашуларның да файдасы тиде - ике җирлек яшьләре арасында да дуслык күпере урнашты.

Альмир Җәләлиевның бабасы Зиннур да сугыштан соң 30 ел буена участок инспекторы булып эшләгән. Гомер буе мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем биргән әтисе Рифат абый да улының хокук сагы хезмәткәре булуын тели.

-Бабай безгә һәрвакыт: "Берәрегез булса да минем юлны сайласагыз, сөенер идем", - дип әйтә иде. Аның хыялын чынга ашыра алдым, әмма үзе генә минем полициядә эшләвемне күрми вафат булды, - ди Альмир

2011 елда Альмир Җәләлиевны Кукмарага өлкән участок инспекторы итеп күчерәләр. Бүгенге көндә дүртенче номерлы участокның тәртип сагында тора ул. Аның карамагына янгын частеннән алып Восточный урамына кадәрге территорияләр керә.

-Иң зур проблема: сәүдә нокталарының күбесенең сигнализацияләре, видеокүзәтү җайланмалары булмау, сак хезмәтенә тоташмаулары. Әгәр нинди дә булса җинаять эше кылына калса, алардан башка каракларның эзенә төшүнең авыр булуын кибет хуҗалары аңласыннар, үз милекләренә карата игътибарлылыкны арттырсыннар иде, - ди участок инспекторы. - Исерткеч эчемлекләр белән мавыгучыларның, хәтта гаиләләре белән эчеп ятучыларның да саны аз түгел. Чехов урамындагы исерекләр җыелырга ярата торган бер йорт инде притонга әйләнгәнлектән, анда көн саен булам. Өстәл янында ук кулларына стакан тоткан хәлдә йоклап киткән сәрхүшләрне уятып, куып чыгарырга туры килә. Шушы ук урамда яшәүче бер гаиләнең дә даими кунагы мин - исерек улы белән әнисе гел талашып торалар. Тавыш зурга китеп, әнисе, я күршеләреннән хәбәр алынуга шунда ашыгам.

Район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучыларны да күзәтү астында тотып, алар белән кисәтү әңгәмәләре уздырып тора инспектор. Аеруча экстремизм линиясе буенча исәпкә алынганнар көчле контрольдә. Алар исә, суд тарафыннан чикләү куелганлыктан, кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр өйдә булырга тиешләр икән.

Узган елның декабреннән өч ай дәвамында Сочида булып, Татарстанның җыелма төркеме белән XXII кышкы Олимпия уеннарында катнаша Альмир. Полиция хезмәткәрләре Красная Поляна поселогының Тау Олимпиадасы авылында спортчылар яши торган территориядә җәмәгать тәртибен саклыйлар. Сочидан исә якташыбыз фидакарь хезмәте өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән кайта.

-Хезмәтемне бик яратам. Җитәкчелекнең һәрдаим ярдәмен тою да уңышларга ирешүгә омтылыш бирә, - ди ул. - Көнне төнгә ялгап эшләүгә карамастан, һәрвакыт аңлый, хәлгә керә белә торган пар канатым, ике улымның газиз әнисе Ләйсәнгә дә рәхмәтем зур.

-Альмир - үз эшен зур җаваплылык тоеп, намус белән башкаручы хезмәткәрләрнең берсе. Төп хезмәтеннән тыш, дежур торучы вазыйфасын да башкара, төрле спорт чараларында җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, - ди аның турында полициянең участок инспекторлары бүлекчәсе начальнигы Ленар Закиров. - Тугыз ай эчендә аның тарафыннан дүрт җинаять эше ачылды, 156 административ беркетмә төзелде. Алга таба тагын да югары нәтиҗәләргә ирешер дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk