Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түземлелек төрләре

-Ардым... Түзәр хәлем калмады... Тормышым шуның кадәр авыр, мәшәкатьле, кыенлык артыннан кыенлык... Зур, көчле агымлы елганың агымына каршы йөзеп барган кебек тоям үземне. Чыдар хәлем калмады инде... Нишләргә икән? Әтисе янына килгән улы, төшенкелеккә бирелүен аңлатып, шулай зарланып алгач, әти кеше дәшмичә аш бүдмәсенә кереп китте. Бераздан зур бүлмәдә диванда...

-Ардым... Түзәр хәлем калмады... Тормышым шуның кадәр авыр, мәшәкатьле, кыенлык артыннан кыенлык... Зур, көчле агымлы елганың агымына каршы йөзеп барган кебек тоям үземне. Чыдар хәлем калмады инде... Нишләргә икән?

Әтисе янына килгән улы, төшенкелеккә бирелүен аңлатып, шулай зарланып алгач, әти кеше дәшмичә аш бүдмәсенә кереп китте. Бераздан зур бүлмәдә диванда боегып утырган улына дәште:

-Улым, әйдә чык әле монда.

Кухняга чыккач, егет газ плитәсендә суы кайнап торган өч кечкенә кәстрүлне күреп алды. Дәшми-нитми дигәндәй, әтисе бер кәстрүлгә ярыйсы гына зур кишер салды, икенчесенә - йомырка, өченчесенә исә кофе чәчеп җибәрде.

Чәй эчеп алганнан соң, әти кеше пешкән кишер белән йомырканы алып тәлинкәгә салды, кофены исә чынаякларга тутырып куйды. Шуннан соң шуларга кулы белән ишарәләп сорады:

-Бу ризыклар белән нәрсә булды, әүвәлге халәтләреннән нәрсә булса да үзгәрдеме?

-Кишер белән йомырка пеште, ә кофе кайнар суда эреп бетте, - дип, иңбашларын селкетеп алды егет.

- Юк, улым, - диде әтисе. - Бу без сөйләшкән мәсьәлә буенча өстән-өстән фикерләү генә. Менә кара: зур, бик нык булган кишер кайнап торган суга эләккәч, йомшарып бетте, ә кечкенә генә зәгыйфь, сыек йомырка исә катыланды. Тышкы яктан үзгәрмәсәләр дә, киеренке, стресслы мохиткә, кап-кайнар суга эләгүдән алар һәрберсе үзенчә үзгәрде. Кешеләр дә нәкъ шулай - авырлык кичергән вакытта йомшак, зәгыйфь булганнар сабыр итеп аякта нык басып кала алса, тышкы яктан көчле булып күренүчеләр нигәдер йомшарып "коелып төшә".

- Ә кофе? - дип кызыксынып сорады улы.

- О - о! Ә монысы иң гыйбрәтлесе! Дошман мохитендә кофе тулысынча эреп бетте, аны хуш исле эчемлеккә үзгәртеп куйды. Кешеләр арасында да авыр, проблемалы хәлне өр-яңа, уңышлы, матур вәзгыятькә үзгәртә алып, шуннан файда ала белүчеләр була. Син дә, улым, шундыйлардан булырга тырышып яшә һәм беркайчан да өметеңне өзеп төшенкелеккә бирелмә...

Ришат КУРАМШИН

фото: http://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAYQjB0&url=http%3A%2F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk