Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш кырауларын үткәндә...

Кешеләргә бирелгән сәламәтлек безгә бер бүләктер. Сау-сәламәт булып, авырмыйча яшәү һәрберебез өчен зур бәхет. Ләкин... Табигатьнең уянган чагында, 2013нче елның 17 мартында авыру мине аяктан екты. Бер мизгелдә мәңгелек каршында дөньяның исәпсез-хисапсыз борчу- мәшәкатьләре дә, үткән еллар да кыйммәтсез бер тузан бөртеге булып калды. Көн дә күк йөзен яктыртып кояш...

Кешеләргә бирелгән сәламәтлек безгә бер бүләктер. Сау-сәламәт булып, авырмыйча яшәү һәрберебез өчен зур бәхет. Ләкин... Табигатьнең уянган чагында, 2013нче елның 17 мартында авыру мине аяктан екты. Бер мизгелдә мәңгелек каршында дөньяның исәпсез-хисапсыз борчу- мәшәкатьләре дә, үткән еллар да кыйммәтсез бер тузан бөртеге булып калды. Көн дә күк йөзен яктыртып кояш чыга , җир яшеллеккә күмелә, иртән кешеләр эшкә агылалар... Ә күңелдә өмет һич сүнми. Шөкер, миһербанлы җаннарның ышанычлы гамәлләре, җылы сүзләре мине үз дөньяма кайтарды.

Бу вакытлардан соң бик күп сулар акты. Шул авыр чакларда рухи һәм матди ярдәм кулы сузганнарга тапшырылмаган хатлар кебек, әйтелмәгән рәхмәт хисләре ята. Табиблар - хирургия, неврология бүлеге хезмәткәрләре мине аякка бастыру өчен бөтен көчләрен куйдылар. Күңелдә һәммәсе игътибарлы, ачык йөзле, тәмле телле булып истә калдылар. Ләкин ашыгыч ярдәм бүлегендәге сестра ханымның: "Ник вакытында килмәдең?" - дигән русчалы-татарчалы дорфа сүзләрен ишетмәсәм, бәлки, көчле удар алмаган да булыр идем. Кайчан, кайда егыласын белсә, һәркем урынына салам түшәп куяр иде һәм синең бу очракта кирәгең дә булмас иде, хөрмәтле медсестра ханым. Олыяз урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы, ата-аналар, авылдашлар, мәчет әһелләре, элеккеге укучыларым, туганнар, классташлар, коллегалар, һәрчак авырлыкны үз өстенә алырга әзер булган, бик күп игелек күрсәткән күршеләрем! Сез яшәү көче өстәдегез, кара көннәрдә якты кояш нуры булдыгыз. Сәламәтлегем өчен борчылып, март бураннарын ерып ерак авыллардан, район- шәһәрләрдән килгәннәрнең, һәрдаим хәлне белеп торучыларның, Аллаһы Тәгаләдән сихәтләнүемне теләп догада булучы әниләрнең, апа - әбиләрнең, һәрберсе алдында түбәнчелек белән баш иям.

Мәрхәмәтле кешеләр! Язмамда берәүне дә исеме белән атауны максат итеп куймадым.

Нәзирә ГАРИФУЛЛИНА,Олыяз авылы

фото: http://mamapapa.altervista.org/mamaipapa/date/2014/01/page/19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk