Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәки үземнекен иттем, депутат булып сайландым (юмореска)

Әйе, Аллага шөкер, тәки үземнекен иттем бит - депутат булып сайландым. Авыр булды инде, кәнишне, көндәшләр күп бит. Барысының да депутат буласы килә. Ну, минем программа, ягъни вәгъдәләр бик зәһәр иде шул. Гел халыкка кирәк нәрсәләр генә. Җүләр түгел бит мин, халык арасында яшим, ни-нәрсә кирәген белеп, күреп йөрим. Җаныгыз...

Әйе, Аллага шөкер, тәки үземнекен иттем бит - депутат булып сайландым. Авыр булды инде, кәнишне, көндәшләр күп бит. Барысының да депутат буласы килә. Ну, минем программа, ягъни вәгъдәләр бик зәһәр иде шул. Гел халыкка кирәк нәрсәләр генә. Җүләр түгел бит мин, халык арасында яшим, ни-нәрсә кирәген белеп, күреп йөрим. Җаныгыз ни тели, барысын да эшлим дип кенә торам. Кемнең нинди сүзе бар, ниләр борчый, барысын да аның күз алдында дәфтәр битенә теркәп куям, үтәргә вәгъдә бирәм, елмаеп кына сөйләшәм.

Да-а, сайлануын сайландым да, бик күп нәрсәләр дә ышандырып ташладым. Ялгышканымны соңрак аңладым шул. Бер үтә дә кыен ягы килеп чыкты бит әле, мин депутат булып сайлангач кына. Сайлаучылар, кайсының башына килгәндер, әллә ниткән закон чыгарып куйдылар. Теге вәгъдәләр дәфтәрен тотып, сайлаучыларга ниләр майтарганны, нәрсәләр эшләгәнне күрсәтеп, отчет бирәсе диләр.

Хуш, бер елга якын гомер рәхәт чигеп үтте дә китте. Тотып күрсәтерлек эшләгән эш кенә юк. Ә яңа закон каты - җавап бирергә кирәк. Әй, тиз уза да инде вакыт дигәнең кирәкмәс чагында. Урыслар әйтмешли, "судный день" килеп җитте. Карап чыктылар ниләр вәгъдә иткәнне, ниләр эшләгәнне - юк инде, юк. Шул ук баткак урам, җимерек күпер, аз пенсия, күп түләүләр. Шуннан соң иң куркынычы башланды да инде. Алып килделәр дуңгыз фермасыннан тирес чыгара торган атны, арбасы белән. Уртасына хәйран нык багана беркеткәннәр. Таза-таза дүрт-биш сайлаучы егет-җилән җилтерәтеп кенә менгерделәр дә арбага баганага бәйләп тә куйдылар, кулларны артка каерып. Муенга "мин алдакчы" дигән язу асып куйдылар, җитмәсә. Киттек урам буйлап. Нәкъ тарих китабындагы Жанна Д Арк инде. Җыелды халык, җыелды халык. Барысы да кычкыра, йодрык болгый. Бик зәһәрләре сасыган күкәй, черек помидор ыргыта йөзгә. И, Аллам, дим, исән-сау котылсам, моннан ары депутатлыкларына аяк та атламас идем, рәхимлелегеңне сал дип зар елыйм. Кемнәр уйлаган соң болай буласын, моңарчы бит мондый хәлнең һич тә булганы юк иде -рәхәттә яшәделәр, балда-майда йөзделәр. Мин сайлангач кына ник үзгәрде соң бу закон, ә?! Әнә берсе иске күнитек белән башка тондырды, ай-ай-яй!

-Тор әле, тор, бастырыласың бугай. Бисмиллаңны әйтеп, уң ягыңа борылып ят, - дигән сүзне ишетеп, уянып киттем. Аллага шөкер, Аллага шөкер, төш кенә икән. Әле сайлау узмаган, депутат булмаган, нинди куркыныч төшләр керә.

Барып тиз генә отказ язарга кирәк, миңа төш, пачти, гел рас керә, я чыннан да шундыйрак берәр закон чыгарып куярлар, Алла сакласын.

Харис МОСТАФИН

Депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән Сидоров, сайлауларда отылганнан соң халыкка нык үпкәләп, сайлау алды кампаниясе чорында төзелгән балалар мәйданчыгын үзенең дачасына күчерттерде.

фото: http://obraz-asino.ru/?module=articles&action=view&id=295

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев