Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш ветераны Павел Сергеевның Кукмарадагы биналарны төзүгә өлеше күп кергән

Кукмарада төрле елларда калкып чыккан биналарның стеналары ниләр хәтерли икән, кайчан, нинди максатларда, кемнәр төзегән аларны? Мондый сорау күпчелек яшьләрне кызыксындырадыр. Миңа әлеге йорт-биналарны төзүгә зур өлеш керткән шәхес Павел Сергеев белән танышып, тарихка күз ташлау насыйп булды. Мамадыш районы Крәч-Ерекса авылында туган егетне тормыш җилләре Кукмарага алып килә. Гомер...

Кукмарада төрле елларда калкып чыккан биналарның стеналары ниләр хәтерли икән, кайчан, нинди максатларда, кемнәр төзегән аларны? Мондый сорау күпчелек яшьләрне кызыксындырадыр. Миңа әлеге йорт-биналарны төзүгә зур өлеш керткән шәхес Павел Сергеев белән танышып, тарихка күз ташлау насыйп булды.

Мамадыш районы Крәч-Ерекса авылында туган егетне тормыш җилләре Кукмарага алып килә. Гомер юлдашы итеп, бергә уйнап үскән, сугыш кырыннан көтеп алган яшьли сөйгән яры Марияны сайлый. Гаилә учагы кабызганчы исә Бөек Җиңүгә үз өлешен кертергә туры килә аңа.

-Сугышка киткәндә яшь егет идем. Салкын март ае, Сталинград юнәлешенә алып киттеләр, аякта киез итекләр. Шәһәргә барып җиттек, ни күрик: бөтен җирдә су. Аяк киемнәре сорагач: "Фронтта табарсыз, анда күп: бөтен җирдә аунап ята", - диделәр. Без шул чакта сугышның никадәр кырыслыгын аңладык. Яу кырына җиткәндә үк немец самолетлары безнең эшелонны бомбага тоттылар. Үлем белән шулай очраштык. Мин элемтәче-телефонист булып хезмәт иттем, фронттан фронтка күчеп йөрдек. Сугыш беткәч тә әле кайтарып җибәрмәделәр, хезмәтебезне дәвам иттек. Төзүче-прораб белгечлеген шунда үзләштердем, - дип, 68 ел элек булган вакыйгаларны күңеленнән үткәрде ветеран. Ә мин Павел Сергеевның хәтеренә сокландым, шул ук вакытта аны бу дәһшәтле вакыйгаларны искә төшерергә мәҗбүр иткәнем өчен уңайсызландым. Чөнки күпме сагыш, күз яшьләре белән сугарылган бит әлеге истәлекләр.

-Мария белән кавышуга Тәкәнешкә барып төпләндек. Анда райком бинасын төзүгә җитәкчелек итеп танылдым. Бу бинаның әле дә исән булуына сөенәм. Ашлык киптерү урыны, кирпеч заводы төзүгә дә көчем керде. Әле дә шул чорларны уйлап утырам: эшкә дәрт ташып торган, яшь чакларыбыз булган бит.

Тәкәнеш районы бетерелгәч, Мамадыш якларында эш тәкъдим иткәннәр Павел Сергеевка. Әмма хатыны белән киңәшләшкәннән соң, Кукмарага урнашу турында уртак фикергә килгәннәр. Зур шәһәрләр белән тоташтыручы тимер юл да биредән уза, балаларны югару уку йортларында укытырга җайлырак булыр дип уйлаганнар. Мәрхүмә хатыны Мария Сергеева турында сөйләгәндә Павел аганың күңеле тулып, сагыну хисләре биләп алды.

Бистәгә килеп урнашкач, эш табу мәсьәләсе килеп туа. МСО җитәкчесе аны бер шарт куеп эшкә ала: "Әгәр Зур Кукмарада күпер төзүне башкарып чыга алсаң, эшләрсең", - ди ул.

-Күпер төзүгә алындым, кешеләр бирделәр. Төзелешне тәмамлап, тапшырыр вакыт җитте. МСО җитәкчесе эшемне тикшереп, карап алды. Миңа күпер астына төшеп басарга кушты. Төштем, күпернең ныклыгына ышансам да, маңгаема салкын тир бәреп чыкты, йөрәгем дөп-дөп тибә. Озак көтәргә туры килмәде, бер машина килеп, выжылдап күпердән чыгып та китте. Чыдатты бит! Шулай итеп, эшкә урнаштым.

Соңрак кайларда гына эшләсә дә: район Башкарма комитетында, ПМК-90 оешмасындамы - хезмәтен ул намус белән башкара. Аның кул астында Кукмарада күп кенә яңа объектлар төзелә, булганнары яңарыш кичерә. Ә менә район Мәдәният йортын төзегән өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнүен әле дә горурланып искә ала Павел ага.

-Әтиебезнең сугышчан орден-медальләре дә, тыныч тормышта алган бүләкләре, Мактау грамоталары бик күп, - дип сүзгә кушыла кызы Лиза апа. -Ул бик төпле фикерле, гыйлемле кеше. Әле бүгенге көндә дә без аның белән киңәш-табыш итәбез. Энем Николай да әти юлын сайлады, төзелеш тармагында эшләде. Һәрвакыт әтинең фикере белән кызыксынып, файдалы киңәшләренә колак салып эш итте.

Тормыш иптәше Мария апа да ире янында, төзелештә эшләгән. "Сакчым янымда булды", - дип, шаяртып әйтеп куя Павел ага. Алар Мария апа белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ул акъбабай булып, улы Николай, килене Лиза, оныгы Руслан белән гомер кичерә. Яраткан "сакчы"сы гына, Степан аганы калдырып, бакыйлыкка күчкән.

Сикәлтәле тормыш сукмаганнан атлаганда ут-суларны кичәргә туры килсә дә, ветеран әле хәзер дә яшьләрдәй җор телле, кызыклы әңгәмәдәш.

Павел Сергеев: "Бинаны төзеп-тапшыру белән генә эш бетми. Аның ныклыгы өчен гомерең буе үзеңне җаваплы итеп тоясың".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk