Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су булган җир бик матур да, куркыныч та

Гөлҗофар Миннеханованың "Язгы елга күз алдында" дигән язмасын укыгач, минем дә су белән бәйле бик күп вакыйгалар исемә төште. Берничәсен язып үтәм. Мин үзем йолдызлыгым буенча - Сукояр. Су коярга, су коенырга яратам. Зур елгаларны, диңгезләрне, күлләрне күрсәм, сәгатьләр буе онытылып, аларның матурлыгына хозурланып утыра алам. Ләкин зур сулар мине...

Гөлҗофар Миннеханованың "Язгы елга күз алдында" дигән язмасын укыгач, минем дә су белән бәйле бик күп вакыйгалар исемә төште. Берничәсен язып үтәм.

Мин үзем йолдызлыгым буенча - Сукояр. Су коярга, су коенырга яратам. Зур елгаларны, диңгезләрне, күлләрне күрсәм, сәгатьләр буе онытылып, аларның матурлыгына хозурланып утыра алам. Ләкин зур сулар мине бик нык куркыта да. Аулак җирдә, челтерәп аккан чишмә тавышы да шүрләтә мине.

Мәктәптә укыганда, география китабында зур елга һәм шул елгада теплоход рәсеме бар иде. Шул рәсемгә карап: эх, шушындый елгада теплоходта йөзсәң иде, дигәнем хәтеремдә. Аллага шөкер, үкенечкә калмады, унар көнлек круиз белән берничә ел рәттән Ленинград, Мәскәү шәһәрләренә теплоход белән бару, елга буйларында урнашкан Ярославль, Горький, Карелия, Кижины, берничә тапкыр Кара диңгез буендагы Анапа, Сочи, Гагра, Сухуми шәһәрләрен күрү, диңгез суларында коену насыйп булды. Исән-сау йөреп кайттык бит.

Берничә ел элек, җәйнең матур бер көнендә гаиләм һәм дуслар белән Түбән Шөн янына - Нократка су коенырга төштек. Анда пляждагы шикелле кеше дә күп түгел, тыныч. Рәхәтләнеп су коенабыз. Елганың агымы шундый көчле, агымга каршы бер метр да йөзеп булмый. Шулай коена, йөзә торгач, елганың көчле агымына эләгеп, актым да киттем. Яр кырыендагылар мине рәхәтләнеп йөзә, дип уйлаганнар.

Үземнең каушавымны басып, ничек тә елганың көчле агымы әсирлегеннән ычкынырга кирәк бит, батып үләсе килми. Ашыкмыйча йөзеп, иптәшләрем калган ярдан еракка китеп, яр кырыена йөзеп чыга алдым. Без коенган шул ук җирдә, шул ук елны бер кибетче хатын-кыз батып үлгән.

Ә бер елны Ливадия шифахәнәсендә ял иткәндә ресторан кухнясында эшләүче пешекче ханымнар белән аралашырга туры килде. Икенче елны узганда гына хәлләрен белеп чыгыйм дисәм, алар "Булгария" теплоходында круизда батып үлгәннәр. Ә берсе кызы белән су төбенә үк киткән. Нинди аяныч хәл.

Без кечкенә чагында булган вакыйганы да язып үтәм.

Нократ Аланыннан бер гаилә кечкенә балаларын вакытлыча авылга әниләренә кайтарып куялар. Бала-чага шук, уйнарга ярата. Ул бала да язгы ташу аккан елга ярына килгәч, ярның икенче ягында уйнаучы балаларны күрә. Шулар ягына чыгам дип, суга керә һәм агып китә. Барлык авыл халкы көне-төне шул баланы эзләгәннәре хәтеремдә. Ләкин ул табылмады. Аны кызганып, үксеп елаганымны гомергә онытасым юк.

Бер елны теплоход белән Ленинградка барганда Ладога күленә кердек. Теплоход айкала-чайкала башлады. Батабыз, дип уйладык. Ә теплоход күлдә үзен шулай тота икән. Безгә тәрәзәләрне ябыгыз, дип әйтергә тиеш булганнар, ләкин беркем берни әйтмәде. Бөтен каюта су белән тулды. Шундый курыккан идек, теплоход бата дип.

Тагын яшь чагымда (19 яшьтә) ук күргән төшем турында язам.

Үземә якын, таныш булган кеше төшемдә язгы суда агып китте.

Ул кешенең апасына бу төшне сөйләдем, сакланыбрак йөрсен, дидем. (Газетаны укыса, ул апаның исенә төшәр әле). Чынлап та, шул елны ул кеше, елга аркылы салынган басмадан чыкканда таеп китеп, язгы ташуга чумган, көчкә генә котылып калган.

Менә шуны истәлекләрнең кайберләренә 48 ел, 40 ел, 15 ел үткән булса да, онытылмыйлар. Су булган җир бик матур да, шул ук вакытта куркыныч та шул.

Рафилә ФӘТТӘХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk