Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның сәнгать мәктәбендә тормыш “кайный” (+фото)

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә иң актив эшләүче белем йортларының берсе. Районыбызның җыр-бию, театр, рәсем сәнгате серләренә төшенү теләге белән "янган" балаларның һәммәсе дәресләрдән соң әлеге мәктәпкә җыйнала. Бай һәм мавыктыргыч сәнгать дөньясында рәхәтләнеп "кайнаша"лар алар. Дәресләр, репетицияләр, конкурс-фестивальләр - һәммәсе ныклы...

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә иң актив эшләүче белем йортларының берсе. Районыбызның җыр-бию, театр, рәсем сәнгате серләренә төшенү теләге белән "янган" балаларның һәммәсе дәресләрдән соң әлеге мәктәпкә җыйнала. Бай һәм мавыктыргыч сәнгать дөньясында рәхәтләнеп "кайнаша"лар алар. Дәресләр, репетицияләр, конкурс-фестивальләр - һәммәсе ныклы хәзерлек сорый. Балалар районда уздырылган барлык төр чараларда да чыгыш ясарга өлгерәләр. Берсеннән-берсе уңган, тырыш, оста малай-кызларның җыр-биюләренә, аларның күз явын алырлык киемнәренә сокланмау мөмкин түгел. Сүз дә юк, булдыралар!

Музыкантлар уңышы

Музыка бүлегендә балалар кече яшьтән скрипка, фортепиано, баян, труба, саксофон, гитара кебек уен коралларында уйнарга өйрәнәләр. Аларның төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып яулаган уңышлары да бихисап.

Аерым башкаручылар гына түгел, "Импульс", "Выше радуги", "Глория" һәм "Очаровашки" ансамбльләре, баянчылар, тынлы оркестрга йөрүчеләр дә төрле елларда Халыкара бәйгеләрдә лауреатлар булдылар.

"Выше радуги" кызлары ансамбльдә биш яшьтән чыгыш ясыйлар.

-Тәҗрибәле, тырыш, яраткан җитәкчебез Венера Гыйләҗева безне матур һәм дөрес итеп җырларга, биергә, сәхнә тотышына өйрәтә, - диләр ансамбль кызлары Алина Малова һәм Динара Галиевалар. - Быел "Йолдызлык"та призлы урын яулап, "Пирамида" күңел ачу комплексында җырладык. Безнең чыгышны Президентыбыз да ошатты.

"Кешеләргә бәхет телим мин"

Рәзилә Мөхлисуллина - сәнгать мәктәбенә читтән килеп укучыларның берсе. Мәмәшир белән Кукмара арасын шактый чакрымнар аерып торса да, бер генә дәресне дә калдырмый ул. Быел Рәзилә "Талантлар канатында"конкурсының "Вокал-эстрада соло" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат булган, "Дулкыннар" бәйгесендә исә аңа кызыксындыру бүләге тапшырылган.

-Җырларга бик яратам, - ди ул. - Төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешүдә җитәкчем Алия Курочкинаның өлеше зур, аңа рәхмәтем чиксез. Иң яраткан җырым исә "Бәхет телим" дип атала:

"Бу тормышның күпме авырлыгы,

Җиңеллеге күпме - белмим мин.

Нинди генә чагым булганда да

Кешеләргә бәхет телим мин".

Рәзилә быел унберенче сыйныфны тәмамлады. Хыялы - укуын җыр сәнгате юнәлешендә дәвам итү. Тырышлык - уңышларга ирешүдә иң мөһим сыйфатларның берсе. Рәзиләнең дә тырышлыгы бушка китмәс дип ышанасы килә.

Муса Гаянов - дәүләт стипендиясе иясе

Сәнгать мәктәбендә әле беренче елын гына укыса да, районда шактый танылу алырга өлгерде ул. "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруында үзенең моңлы тавышы белән күпләрне әсир итте, "Йолдызлык" җыр фестивалендә исә "Вокал-соло" номинациясендә беренче урынны алып дәүләт стипендиясенә лаек булды.

-Мин башта "Глория" ансамблендә җырладым, - ди Муса. - Быел аерым башкаручылар арасында беренчелекне алдым. Минем белән бергә Вахит авылының "Җәүһәр" бию ансамбле кызлары да чыгыш ясады. Җиңүем - безнең уртак тырышлык.

Мусаны укытучысы Миләүшә Сәлимгәрәева да мактый:

-Аның кебек тырыш, сәләтле балалар белән эшләү үзе бер күңелле, - ди ул. - Җиңүләрнең барысы да титаник хезмәт нәтиҗәсендә генә килә. Сәхнәгә чыккач югалып калмау да кирәк бит әле. Муса нәкъ менә шундыйлардан: шук, шаян, аралашучан, һәр яңалыкны отып алырга тырыша. Аның алга таба да җыр сәнгатенә булган омтылышы сүрелмәсен иде. Мин үзем Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә инде унөченче елымны эшлим. Балаларның уңышында әти-әниләрнең дә өлеше зур булуын билгеләп узасым килә. Безне искиткеч матур костюмнар тегеп сөендергән "Лилия" ательесы кызларына да рәхмәтебез чиксез.

Рәссамнар янында

Сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче Кукмара Кече дизайн академиясендә 150ләп бала белем ала. Укыту дүрт елга исәпләнгән программа нигезендә алып барыла һәм анда балалар 10-12 яшьтән кабул ителәләр. Моннан берничә ел элек өстәмә рәвештә 6-7 яшьлек балалар сыйныфы да ачканнар.

-Үзләренең алдагы тормышларын рәсем сәнгате яки дизайн белән бәйләргә теләге булганнар һөнәри төркемнәрдә тагын дүрт ел укый ала, - ди рәсем сәнгате бүлеге җитәкчесе Ләйлә Нурмөхәммәтова. - Без ел саен 25-28 укучыга белем алу турында таныклык бирәбез, һөнәри төркемнәрдә калучыларга исә сертификатлар тапшырыла. Узган ел безнең бүлекне тәмамлаучыларның алтысы рәсем сәнгате юнәлешендә югары уку йортына керде. Әлеге санның ел саен артып баруы безнең өчен зур сөенеч.

Укучыларның декоратив-гамәли сәнгать төре буенча тегелгән киез эшләнмәләре, төрле стильдәге костюмнар аеруча мактауга лаек. Алар рәсем, сәнгать, дизайн өлкәсе буенча уздырылган олимпиадалар, тематик композицияләр буенча оештырылган бәйгеләрдә катнашып та республика һәм Россия күләмендә уңай күрсәткечләргә ирешәләр.

Театр сәнгате

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эшчәнлеге театр бүлегеннән башка тулы булмас иде. Балалар Регина Исмәгыйлева һәм Д.Хәбибуллиналар җитәкчелегендә өч төркемдә сәхнә серләренә төшенә. "Горошинки" театр төркеме Халыкара конкурста быел беренче урынны алды. "Калейдоскоп" исә балалар театр коллективлары арасында оештырылган конкурста Гран-При иясе булды.

-Яшь конферансьелар да бик тырыш, - ди Регина Вәккасова. - Динара Фәткуллина, Вадим Новокшонов, Эльвира Нуриева, Зөлфәт Юскаевлар да быел җиңүчеләр сафында булдылар. Барлык концерт номерларына да киемнәр тегүдә ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареевага рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә музыка, сәнгать, театр, хореография бүлекләре бар. 700 укучыга 50 мөгаллим белем бирә. Әлеге белем йорты белән 1991 елдан, ачылуының беренче көненнән, Россия Федерациясе гомуми мәгарифнең мактаулы хезмәткәре, республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре арасында уздырылган "Белем бирүдә - лидер" конкурсы җиңүчесе Дамир Рафиков җитәкчелек итә.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара сәнгать мәктәбе

erid: 2VtzqxWHLUk