Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ренат Ибраһимов белән бергә җырлап үстек, ди кукмаралы Рафис Зарипов

Мәшһүр җырчы, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Ренат Ибраһимовны балачагында җәйге каникулларда Туешта яшәүче әбисенә алып кайтып куялар иде. Әбисе Манзарас ягыннан Туешка кергәндә икенче йортта яшәде. Бакчасында алмалары бик күп була, без - бала-чаганың кулында 10-15 тиен акчасы булса, Ренатның әбисенә алма алырга бара идек. Ул үзе дә уйнарга чыкканда...

Мәшһүр җырчы, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Ренат Ибраһимовны балачагында җәйге каникулларда Туешта яшәүче әбисенә алып кайтып куялар иде. Әбисе Манзарас ягыннан Туешка кергәндә икенче йортта яшәде. Бакчасында алмалары бик күп була, без - бала-чаганың кулында 10-15 тиен акчасы булса, Ренатның әбисенә алма алырга бара идек. Ул үзе дә уйнарга чыкканда безне алма белән сыйлады. Үсә төшкәч, су буенда яшәүче милиция Гомәр абыйларның бакча башында зур булып үскән усак агачы төбенә кичке уенга җыела башладык. Барыбыз да гармунга кушылып җырларга яраттык. Без күбесенчә татар җырларын сузсак, Ренат русча бик матур итеп җырлый. "Мин бит Казанда җыр буенча укырга йөрим", - дип әйтә иде ул. Балачаклар сагынып искә алырга гына калды. Инде Ренатны телевизор экраннары аша гына күрәбез. Үзебезгә, исән булсак, быел 70 тула.

Рафис ЗАРИПОВ, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk