Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерен районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Рәүфов Рәфыйк Рәүф улы арабыздан китте

Хушлашу сүзе Кукмара районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2016 елның 31 мартында, 76нчы яшендә бөтен гомерен районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Рәүфов Рәфыйк Рәүф улы арабыздан китеп барды. Ул 1941 елның 5 гыйнварында Татар Толлысы авылында туа. Хезмәт юлын "Яңа тормыш" хуҗалыгында тракторчы буларак башлап җибәрә. Армия сафларында хезмәт итеп...

Хушлашу сүзе
Кукмара районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2016 елның 31 мартында, 76нчы яшендә бөтен гомерен районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Рәүфов Рәфыйк Рәүф улы арабыздан китеп барды.
Ул 1941 елның 5 гыйнварында Татар Толлысы авылында туа. Хезмәт юлын "Яңа тормыш" хуҗалыгында тракторчы буларак башлап җибәрә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, үз авылында бригадир булып эшли. 1976 елда яшь белгечне "Заветы Ильича" күмәк хужалыгына рәис итеп куялар. Ә 1978 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы ул "Яңа тормыш" хуҗалыгын җитәкли. Ул елларда хуҗалык республикада иң алдынгылар сафына чыга, игенчелектә һәм терлекчелектә зур күрсәткечләргә ирешә.
Рәфыйк Рәүф улы 1975 елдан 2010 елга кадәр район Советы депутаты булып сайлана. Ул һәрвакыт актив тормыш рәвеше белән яши, иҗат әһелләре белән якыннан аралаша. Югары кешелеклек сыйфатларына, зур оештыру сәләтенә ия җитәкче районда гына түгел район җитәкчелеге арасында да зур хөрмәт казана. Аның тырышлыгы, фидакарь хезмәте дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул - Почет билгесе, Фидакарь хезмәт өчен һәм башка орден-медальләр кавалеры, аңа "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", " Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Рәүфов Рәфыйк Рәүф улының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Аның тормыш иптәше, балалары, туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
С.Димитриев, Р.Каримуллина, Р. Гаянова, А. Гарифуллин, Р.Хәлиуллин, З.Шәрифуллина, И.Муллахмәтов, Г.Хабибрахманов, Н.Хөсәенов, Р.Халиев, М.Мансуров, Р.Нигъмәтҗанов, М.Гайнетдинова, Р.Голов, Ш.Әхмәтшин, А.Заһидуллин, Р.Галиева, Г.Шәрипова, Р.Хуҗин, И.Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев