Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Печәнгә төшәр чак җитә

-Җәен берәр якка барып, ял итәргә ниятләмисезме? - дип сораган идем бер туганымнан. Күпләп мал асраганнарын онытып җибәргәнмен. -Кайда ул ял итүләр. Сабантуй үтүгә, печәнгә төшәргә исәп, ике җир кишәрлегенә күпьеллык үлән чәчкән идек, - диде ул. Моточалгы алганнар, ишегалды тутырып, шуны көйләп маташалар иде. Авыл кешесенең җәйге айлары абзарындагы...

-Җәен берәр якка барып, ял итәргә ниятләмисезме? - дип сораган идем бер туганымнан.

Күпләп мал асраганнарын онытып җибәргәнмен.

-Кайда ул ял итүләр. Сабантуй үтүгә, печәнгә төшәргә исәп, ике җир кишәрлегенә күпьеллык үлән чәчкән идек, - диде ул.

Моточалгы алганнар, ишегалды тутырып, шуны көйләп маташалар иде.

Авыл кешесенең җәйге айлары абзарындагы бер-ике малы өчен кышлык азык әзерләп үтә. Яңгырлы җәйләрдә рәхәт: ферма маллары да тук, басуда үскән печәннән шәхси хуҗалыкларга да мул өлеш чыга. Ә быелгы җәй кабат яңгырларга зарыктырмагае, май ае да явым-төшемнәргә бай булмады. Басу-болыннарда инде, әнә, үләннәр саргая башлаган. Димәк, терлек азыгы туплау мәсьәләсе быел тагын авыл халкы җилкәсенә зур сынау булып төшәчәк. Маллар ишле: күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда 26 меңгә якын мөгезле эре терлек асрала, ә шәхси хуҗалыкларда 15 мең тирәсе сыер малы бар. Аларны кышка ач калдырмау, баш санын саклап калу өчен үләннәрнең булган кадәрлесен югалтуларсыз җыеп алырга һәм бу эшкә кичекмәстән тотынырга кирәк - "Дружба" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин барлык җирлекләргә әнә шундый таләп куйды.

Дружбалылар узган ел азыкны бик күп әзерләгәннәр иде, "Әсәнбаш" агрофирмасына сатарга да мөмкинлекләре булды. Салам запасы да күп, ферма янына эскертләп өелгән. Узган елгы запаслар быелгы коры җәйдә бер дә артык булмас.

-Бездә 1712 мөгезле эре терлек бар. Аларга бер елга җитәрлек 21 мең тонна сенаж белән силос әзерләргә кирәк. Терлек азыгы техникалары төзек, узган атнада ук печәнгә төштек, - дип, кыскача гына эшләре белән таныштырды агрофирманың генераль директоры Айрат Сафин.

Бу эш белән мәшгуль булучыларга кызыксындыру чаралары да күрелгән.

-Өстәмә рәвештә биш рулон печән һәм биш рулон салам биреләчәк. Һәр өч көн саен эшкә йомгак ясап, норма-сменасын үтәгән һәм хезмәтен сыйфатлы итеп башкарган өчен 500 сум, моннан тыш ягулык-майлау материалын янга калдырган өчен беренче урынны алучыга - 500 сум, икенче урынга 300, өченче урынга 200 сум премия түләү каралган, - ди агрофирманың икътисадчысы Наталья Ярмөхәммәтова.

Әмма район буенча булган 36 терлек азыгы җыю комбайнының әле 23е генә төзек хәлдә, тиз арада чапкыч, пресс-җыйгычларны да сафка бастырып бетерергә кирәк. Югыйсә, акрын кыймылдап, басуларда үскән үләннәрдән дә колак кагу ихтималы зур. Семинарда ветеринария берләшмәсенең лаборатория хезмәткәрләре махсус җайланма ярдәмендә яшел массаның дымлылыгын үлчәгәннәр иде - 60 проценттан артмады. Бу тамырда утырган үләннәр кибә башлаган дигән сүз.

-Быелгы җәй 2010 елга караганда да эссерәк, корырак булырга охшап тора. Мондый елда үләннең бөртеген дә әрәм итәсе түгел. Без үзебез кукурузга зур өмет баглыйбыз. Ул инде бишенче яфрагын чыгара башлады. Кукуруз басуларын үсентеләр тишелеп чыкканчы тырмаладык, хәзер рәт арасын эшкәртү бара. Техника артыннан үсентеләр көн эчендә күтәрелеп китәләр. Булган азык запасын да әрәм-шәрәм итмичә, саклап тотарга кирәк, - дигән фикерен җиткерде Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов.

"Сөт иле" оешмасы филиаллары өчен үткәрелгән семинарда да күпьеллык үләннәрне чабуга керешү, яфраказык җыю бурычы куелган. Дару үләннәре җыю өчен дә хәзер иң кулай вакыт. Складың тулы печән, базың тулы сенаж булса гына ит-сөт мул җитештерелер. Ә хәзер районыбыз, узган елга караганда көнгә 26 тонна сөт күбрәк сатып, продукция күләме буенча республикада икенче, ә бер сыерга савылган сөт буенча дүртенче урында бара.

-Безнең шушы күрсәткечтән чигенергә хакыбыз юк. Моның өчен бүгеннән азык хәзерләүгә тотынырга һәм аның сыйфатлы булуына ирешергә кирәк. Шәхси хуҗалык маллары да онытылмасын, пай җирләре өчен дә исәп-хисап ясалырга тиеш. Шәхси хуҗалыклар үзләре дә печән хәстәрләү эшенә җаваплы карасыннар иде. Елга, урман буйларында үлән бар ул, иренмичә чабарга гына кирәк, - дип билгеләп китте үз чыгышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Шулай итеп, чалгыларны кайрар, тырма тешләрен ныгытыр, чапкычларны көйләр чак җитте.

фото: http://www.town-ya1.ru/index.php?newsid=45750

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk