Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыязлылар олыдан куба

-Кара әле, Зөлфия, минем пакетка ике кило сыер мае салганнар, бер кисәге кемгәдер җитми калса, күңелсез булыр... Бигрәкләр дә тәмле мае, кибетләрдә андый юк хәзер! -Аптырама, апа җаным, бөтен кешегә дә ике кисәк салынган, ул майны Актаныштан махсус кайтартты Газинур Хабибрахманов. Рәхәтләнеп аша, үзем дә авыз иттем, чыннан да тәмле....

-Кара әле, Зөлфия, минем пакетка ике кило сыер мае салганнар, бер кисәге кемгәдер җитми калса, күңелсез булыр... Бигрәкләр дә тәмле мае, кибетләрдә андый юк хәзер!

-Аптырама, апа җаным, бөтен кешегә дә ике кисәк салынган, ул майны Актаныштан махсус кайтартты Газинур Хабибрахманов. Рәхәтләнеп аша, үзем дә авыз иттем, чыннан да тәмле. Ярый әле, өйдә ветераныбыз бар, - дип юаттылар аны Олыяз авыл җирлегенең барлык ветераннарын кунак табынына җыйган мәҗлестә.

Сабан туе мени! Рәшит ага, республикабызның танылган гармунчысы Кирам Сатиев әйтмешли, гармунда сиптереп уйный, аңа кушылмый буламы соң! Әби-апалар яшьлекләренә кайткан диярсең: ашханәне дер селкетеп җырлыйлар.

Мәҗлес тантаналы мизгелләрдән: җирлекнең ветераннар советы рәисе Нургали Тимергалиевның өлкәннәрне түгәрәк юбилейлары белән котлап, "Урал" хуҗалыгы идарәсе әзерләгән бүләк-конвертлар тапшырудан башланып китте. Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хабибрахманов сүзен башлый алмый торды: ветераннар аны алкышлар белән күмеп, эчкерсез рәхмәт сүзләрен яудырдылар: "Син безнең уникенче җитәкчебез. Аллаһның рәхмәте яусын, колхозыбызның данын кайтардың, таза-сау эшли генә күр!"

Олы юлдан килгәндә үк, яхшылап эшкәртелгән басуларда кукраеп утырган исәпсез күп эскертләргә игътибар итеп, район ветераннар Советы рәисе Мияссәр Мансуров белән инвалидларның район оешмасы җитәкчесе Равил Нигъмәтҗановлар, "Урал"да уңыш шәп булган, дип сөенгәннәр иде. Хак икән: һәр гектардан 35,8 центнер уңыш җыеп алганнар, көн саен 17 тоннага якын сөт сатып торалар. Алга таба ниятләре искитмәле: бер мең баш терлек асрарлык 359 миллион сумлык мегаферманы, "Рассвет" хуҗалыгы белән берләшеп, бер тиен кредит алмыйча төзеп бетереп киләләр!

Эше барның ашы бар, шуңа күрә табында ни генә юк: туй мәҗлесе мени! Ураллылар эшли дә, күңел дә ача белә. Лилия, Айсылу, Илгиз, Зөлфияләрнең җырлаулары Казанның юк-бар "йолдызлары" егылып китәрлек. Мөдәрис, Рамил агаларның гармунда уйнап җырлауларына Нургали ага да кушылмый түзә алмады: "Туган авылым ..."

Ә инде эшкә килгәндә, "Урал" хуҗалыгы Россия күләмендә билгеле! Моннан утыз биш-кырык еллар элек бирегә бәрәңге чүпләшергә баргач, колхозчы хатын-кызларның басуга ашыкмыйча гына сәгать тугызга юнәлүләрен күреп, боларның эшкә исләре бик китми икән дип, бераз гаепкә алып торган идек. Берзаман алар җилдән җитез кыланып, без яртысына җиткәнче, җир башына чыгып та өлгерделәр: "сытып" эшлиләр!

-Биредәге уңышларның нигезендә кешеләргә хөрмәт, эшләгәнне күрә, бәяли белү ята, - диде үзенең котлавында Мияссәр ага.

Дөрестән дә, хикмәт менә шунда.

Азат САБИТОВ,

хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk