Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурия апа белән Ринат абыйның бергә гомер итүләренә 47 ел булган

Кукмара бистәсендә яшәүче Нурия апа белән Ринат абыйны яшь чагымнан ук беләм дисәм дә була. Нурия апа - Саба районыннан, ә Ринат абый Өлге авылы егете. Кукмарада танышып, шактый очрашып йөргәннән соң, алар гаилә корырга уйлыйлар. Кызларын сорарга килгәч, әти-әнисе: "Ике апасы бар, берсе кияүдән кайткан. Шуның өстенә тагын каенана....

Кукмара бистәсендә яшәүче Нурия апа белән Ринат абыйны яшь чагымнан ук беләм дисәм дә була.
Нурия апа - Саба районыннан, ә Ринат абый Өлге авылы егете. Кукмарада танышып, шактый очрашып йөргәннән соң, алар гаилә корырга уйлыйлар. Кызларын сорарга килгәч, әти-әнисе: "Ике апасы бар, берсе кияүдән кайткан. Шуның өстенә тагын каенана. Син анда яшь кенә килеш түзә алырсыңмы соң?" - диләр. "Үзем әйбәт булсам, аларга начарлык эшләмәсәм, таш белән атмаслар әле",- дип җавап бирә кыз. Әти-әни ризалашалар. Аларның кавышып яши башлауларына да 47 ел гомер үткән инде.
Мин белгән Нурия апа - мөлаем, тыйнак, кешелекле, һәркем белән уртак тел таба белүче, кеше белән елмаеп сөйләшүче, үзе белән эшләүчеләрне хөрмәт итүче ханым. Ул мех фабрикасында 40 ел мастер булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыкты. Ринат абый - 34 ел география фәнен укытып, бик күп укучыларның хөрмәтен казанган кеше. Кукмара 4нче мәктәбендә эшләгәндә, конкурста катнашып, 100 мең сумлык грант белән бүләкләнгән иде. Мактау кәгазьләре дә бик күп. Шулай ук "Кукмара районы географиясе" китабының авторы да әле ул.
Өч ул үстереп, университетта укытып, аларны олы тормыш юлына озатканнар, 5 оныклары бар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Улларының һәркайсы акыллы, тәртипле. Аталарыннан үрнәк алып, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкаручылар булып үскәннәр. Ир балаларны кечкенәдән үк эш белән тәрбияләргә кирәк, ди Ринат абый. Һәрберсенең гаиләсе бар. Алар эшләре буенча аталары юлыннан киткәннәр. Берсе укытучы, тагын ике уллары Казанда дәрәҗәле урыннарда эшлиләр.
Заманында район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләгән Фәүзия апа да алар белән бергә яши. "Менә 47 ел инде бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп яшибез",- ди Нурия апа. Фәүзия апаның сәламәтлеге бик нык какшаган инде. Авыру кешене караучыны Ходай ярдәменнән ташламасын иде.
Рафилә ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X