Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мондый бәйгене күптәннән көттек

Районыбызда спорт сөючеләр, бигрәк тә милли көрәш яратучылар өчен зур вакыйга булды - Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында район Башлыгының күчмә кубогына бәйге үткәрелде. Ул чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды дисәк тә ялгыш булмас, чөнки пәһлеваннар көч сынашканда, районыбызның үзешчән артистлары үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр.

Бәйрәмнең кереш өлешендә чыгыш ясаган сәнгать мәктәбе укучылары спортның һәр төрен, Сабантуй күренешләрен чагылдырдылар. Чараның әнә шулай тантаналы төстә башланып китүе, район Башлыгының көрәшчеләрне сәламләве бәйгенең зур хәзерлек белән үтүен тагын бер кат раслады. 100гә якын көрәшчене очраштырган, җыр-моң белән үрелеп барган мондый зур бәйге-тамашаның районыбызда күптән оештырылганы юк иде инде һәм аның традиция буларак киләсе елларда да үткәрелергә планлаштырылуы безгә - көрәш ветераннарына да зур шатлык булды.
Әйе, сөенерлегебез бар: республика күләмендә районыбыз данын югары йөртердәй яшьләребез күп. Бары тик аларны күрә белергә, осталыкларын чарлау, көрәшчеләрне үз районыбызда туплау, саклап калу өчен шартлар тудырырга, кызыксындырырга гына кирәк. Һәм, әлбәттә, беренче чиратта аларга эш урыннары булдыру зарур, чөнки эш эзләп читкә киткәннәрнең бик сирәге генә яңадан кире әйләнеп кайта. Ә инде осталыкны чарлау өчен район күләмендә бик еш ярышлар оештыру таләп ителә. Элек бит даими рәвештә район беренчелегенә бәйгеләр, төрле спартакиадалар, Нәүрүз бәйрәмендә көрәш ярышлары үткәрелә иде. Бу спортчыларны гел хәзерлектә тоту өчен бик кирәк. Чөнки алда ярышлар көтелмәсә, алар "дилбегәне бушаталар", үзләренә ял бирәләр һәм нәтиҗәдә, Сабантуйда келәмгә чыккач, травмалар алу ешая. Район беренчелегенә башка төбәкләрдән спортчыларны чакыру да файдалы булыр, әлеге чараның дәрәҗәсен тагын да арттырыр иде. Элеккеге елларда районыбызга нинди генә атаклы баһадирлар килеп көрәшмәде. Алар белән бил алышу, беренчедән, осталыкны арттырырга, үзеңне сынап карарга, башкаларның көрәшү алымнарын күзәтергә ярдәм итсә, икенчедән, бу очрашу күңелләрдә күпме тәэсирләр, кызыклы хатирәләр калдыра. "Копченый" кушаматлы атаклы алып Рәкыйп Хәмитовның районыбызга килеп, матур көрәш күрсәтүен спорт сөючеләр әле дә хәтерлиләрдер әле. Дөрестән дә, үз казаныңда гына кайнау көрәшне үстерми. Элек бит кукмаралылар республика бәйгеләрендә команда беренчелегендә 1-2 урыннардан төшмәделәр. Ә соңгы елларда, кызганычка каршы, милли көрәшкә игътибар кимеде. Күпсанлы көрәшчеләрнең бергә җыелып, бил алышканын Сабантуйларда гына күрә башладык. Шәхсән үземне көрәш кагыйдәләре буенча хәзер бил алышу өчен нибары 4 минут кына бирелүе дә һич канәгатьләндерми. Бу санаулы минутлар эчендә көрәшче әле җылынырга, бөтен көчен, игътибарын тупларга да өлгерми. Элек батырларны ярты төнгә кадәр көрәштерәләр иде бит.
Районыбызда татар көрәшен үстерү өчен мөмкинлекләр зур дип саныйм. Илсур Нәҗмиев, Таһир Әхкәмов кебек үз эшенә фанатларча бирелгән тренерларыбыз бар. Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның спортны үстерүгә зур игътибар бирүе, районның татар-башкорт спорт көрәше федерациясе рәисе итеп элеккеге атаклы көрәшче Рафак Хәлиуллинның билгеләнүе, районның спорт һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән ике тапкыр Россия чемпионы булган Ягъфәр Зыятдиновның җитәкчелек итәргә алынуы бу тармакка яңа сулыш биреләчәгенә өмет уята. Бары тик урыннарда сәләтле яшьләрне барларга, аларга шөгыльләнү өчен авыл мәктәпләрендә, клубларда мөмкинлекләр тудырырга кирәк. "Зилант" спорт мәктәбендә дә милли көрәш секциясе оештырылсын иде, моның өчен анда мөмкинлекләр җитәрлек. Балалар белән тиешенчә шөгыльләнгәндә алар арасында талантлыларны ачыклау кыен түгел. Малайларның күбесе спортның әлеге төре белән кызыксына. Бәйгедә келәмгә удмурт егетләренең чыгуы да шул хакта сөйли. Аннан соң, спорт белән шөгыльләнгән үсмерләрнең начар гадәтләргә вакыты калмый, ул инде исерткеч эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар колына да әверелми, урамда сугышып та йөрми. Ә яшьләрне спортка тарту өчен аны массакүләм дәрәҗәле итәргә, даими ярышлар үткәрергә кирәк.
Менә шундый фикерләр белән таралыштык без район Башлыгы беренчелегенә үткәрелгән бәйгедән. Соңгы 20 елда онытылып торган әлеге чараның яңадан торгызылуы, бәйрәмчә итеп оештырылуы, көрәш ветераннарының да тамашачылар буларак чакырылуы өчен без район җитәкчелегенә зур рәхмәтле. Мондый ярышны без күптәннән көткән идек инде һәм аның барышын тамаша кылу безгә әйтеп бетерә алмаслык канәгатьләнү хисе бирде. Бәйгедә катнашкан, матур көрәш күрсәткән яшьләргә дә рәхмәтебез зур. Аларга киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яуларга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk