Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем әнием – иң әйбәте!

Тугач та әни мине җылы бишектә тирбәтеп, матур җырлар җырлаган. Йөрәгендәге барлык җылысын биреп, назлап, иркәләп үстергән. Хәзер инде мин 4 нче сыйныфта укыйм. Әниемнең исеме Дамира. Ул хәзергә кечкенә энемне тәрбияли. Мин әнигә кечкенә энемне карарга булышам. Әни безнең өчен һәрвакыт борчылып, кайгыртып торучы ул. Көн саен безне тәмле-тәмле...

Тугач та әни мине җылы бишектә тирбәтеп, матур җырлар җырлаган. Йөрәгендәге барлык җылысын биреп, назлап, иркәләп үстергән. Хәзер инде мин 4 нче сыйныфта укыйм.

Әниемнең исеме Дамира. Ул хәзергә кечкенә энемне тәрбияли. Мин әнигә кечкенә энемне карарга булышам. Әни безнең өчен һәрвакыт борчылып, кайгыртып торучы ул. Көн саен безне тәмле-тәмле ризыклар белән сөендерә. Җылы сүзләр әйтеп, мине мәктәпкә озатып кала һәм каршы ала. Өлкәннәрне һәрвакыт хөрмәт итәргә, кечкенәләргә булышырга, табигатьне яратырга өйрәтә.

Минем әнием - җир йөзендәге иң-иң әйбәт әни. Мин сине бик яратам, әнием!

Бәхетле бала гына

Әни сүзен әйтала.

Аңлагансыздыр инде:

Мин бик бәхетле бала!

Гарифуллина Алия, 4 нче сыйныф

Кукмара 4 нче урта мәктәбе

фото: http://1june.ru/rus/news/?id=429

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk