Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчкәрә мәктәп-интернатында семинар узды

Кышкы салкын көннәрнең берсендә "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернаты"нда район мәктәпләренең директорлар семинары булды. "Инклюзив белем бирү һәм ФГОС шартларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлеләре чикләнгән балаларга белем бирүнең үзенчәлекләре" темасы астында узган семинар бик эшлекле, нәтиҗәле һәм файдалы узды. Мәктәп директорлары балаларның яшәү, белем алу шартлары белән таныштылар, классларны,...

Кышкы салкын көннәрнең берсендә "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернаты"нда район мәктәпләренең директорлар семинары булды.

"Инклюзив белем бирү һәм ФГОС шартларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлеләре чикләнгән балаларга белем бирүнең үзенчәлекләре" темасы астында узган семинар бик эшлекле, нәтиҗәле һәм файдалы узды. Мәктәп директорлары балаларның яшәү, белем алу шартлары белән таныштылар, классларны, йокы бүлмәләрен карадылар, ачык дәресләрдә, кул эшләре чараларында булдылар һәм барысына да яхшы бәя бирделәр. Балаларның әлеге мәктәп - интернатта рәхәтләнеп яшәүләрен, укырга, эшкә, үз - үзләрен дөрес тотарга, аралашуга, тәртипкә өйрәнүләрен билгеләп үттеләр.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров мәктәп - интернатның уңышлары бик күп булуын, коллективның тырыш һәм бердәм булуын әйтте. Укучылар мәктәптә үзләренең көчләре җитә торган программа буенча укыйлар, дәрестән тыш чараларда актив катнашалар, фән атналыкларында, айлыкларда белемнәрен ныгыталар. Күптөрле эшләргә өйрәнәләр: тегү, чигү, бәйләү, агач эше, бакча эше - мондагы балалар барысын да булдыралар дип бәя бирде ул. Мәктәп - интернаттагы эшчәнлек, тәртип аның директоры Сабитов Шәүкәт Нәкыйп улының зур хезмәте нәтиҗәсе, аның таләпчәнлеге, балалар өчен яхшы булсын дип вакытын да, көчен дә кызганмыйча бер туктаусыз эзләнүе, табуы. Директор белем йортының республика күләмендә шушындый төр мәктәпләр арасында алдынгы урында баруын тәэмин итте. Укучылар спорт ярышларында, хезмәт олимпиадаларында җиңү яулап кайталар. Мондагы тәртип, чисталыкка һәрбер кеше соклана дип мактау сүзләре әйтте ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту- методик эшләр буенча урынбасары Диләрә Ганиева үз чыгышында монда тәрбияләнүче балаларга аерым игътибар, ярдәм, өйрәтү кирәклеген аңлатып үтте һәм мәктәптә эшнең тиешле таләпләргә нигезләнеп алып барылуын сөйләде.

Килгән кунаклар балаларның дәрестә катнашуларына да, кул эшләре вакытындагы уңышларына да, концерт вакытында матур итеп җырлау - биюләренә дә, бәйрәм алды дип бизәлгән бүлмәләргә дә, ишегалдындагы әкият дөньясына да сокланып, рәхмәт әйтеп киттеләр.

Без дә әлеге очрашудан уңай энергия алып, сөенеп калдык. Мондый дусларча очрашулар алга таба да булып торсын.

Мәктәп коллективы алга таба да үзләренең белеме, авыру балаларга аналарча карашы, җылы йөрәкләре белән аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итәрләр.Хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

Хасанянова Вәсилә, укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев