Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыйбласын сүз белән түгел, эш белән раслый

Районыбызда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үткәрелде. Әлеге чара Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың халыкны кабул итүе белән башланды. Ә партиянең район конференциясендә сентябрь аенда үтәчәк V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга хәзерлек, соңгы биш елда "Бердәм Россия" алып...

Районыбызда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үткәрелде.

Әлеге чара Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың халыкны кабул итүе белән башланды. Ә партиянең район конференциясендә сентябрь аенда үтәчәк V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга хәзерлек, соңгы биш елда "Бердәм Россия" алып барган сәясәт, аның башлангычында башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләшенде.

Илдар Гыйльметдинов үз чыгышында "Бердәм Россия"не юкка гына эш партиясе дип атамады. Бүген нинди генә өлкәне алсак та, идарә итүче партия буларак, ул һәр күләмле эшнең, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән дәүләт программаларының башында тора. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үз чыгышында санап киткән башкарылган эшләр исемлеге дә саллы: шушы чорда партия ярдәме белән поселокта 210 миллион сумлык боз сарае, күпфатирлы йортлар, мәдрәсә, фельдшер-акушерлык пунктлары, берничә мәдәният йорты, Олыязда урта мәктәп сафка басты, мәктәпләр, "Бәләкәч" программасы кысаларында балалар бакчалары төзекләндерелде, юллар салынды, район үзәк дәваханәсендә һәм авыл медицина пунктларында, күпфатирлы йортларда ремонт эшләре башкарылды. Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә күп. Әле юл, су, газ белән тәэмин итү буенча киләчәктә дә эшне дәвам итәргә кирәк, ремонт таләп иткән социаль объектлар, торак йортлар да аз түгел. Барысын да тиз арада башкару мөмкинлеге дә юк, чөнки һәркайсы акчага бәйле.

-Кукмара районы 26 федераль һәм республика программасының 25ендә катнашса да, кайбер проблемалар булуы, кемнеңдер тормыштан канәгатьсезлеге сайлаулар вакытында бер мичкә балга бер кашык дегет булып төшүе бар. Башка партияләрнең дә, гәрчә үзләренең халык өчен берни эшләгәннәре булмаса да, вак-төяк авырлыкларны "Бердәм Россия"гә сылтап калдырулары ихтималы да юк түгел. Шуңа һәркем бүгенге вәзгыятькә аек акыл белән карап фикер йөртсен иде, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Римма Ратникова.

Сайлауларның кискен булачагын да яшермиләр, чөнки республикада 61 партия теркәлгән һәм аларның 10сы республика парламентына сайлауларда катнашыр дип көтелә. Сайлаучыларның тавышын күбрәк җыю өчен алар республика, район тормышын, һәр вакыйганы үзләренә кирәк булган позициядән торып аңлатырга тырышачак.

Ә "Бердәм Россия" үзенең кыйбласын төгәл эш белән раслый. Илдар Гыйльметдинов Дәүләт Думасында каралучы кайбер яңалыклар белән таныштырды.

-Социаль объектлар төзү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Без 2016 елга мәктәпкәчә яшьтәге барлык сабыйларны балалар бакчалары белән тәэмин итүне бурыч итеп куйдык. Авыл мәктәпләрендәге спортзалларны төзекләндерү буенча яңа проект старт алды. Киләчәктә мәктәпләр төзү буенча тагын бер проект эшли башлаячак. Тагын бер яңалык - идарәче компанияләрне лицензияләү кертеләчәк, бу кайбер намуссыз оешмаларның законсыз эшчәнлегенә чик куячак. Бернинди дә программага керә алмаган гражданнарны торак белән тәэмин итү өчен социаль наймга фатирлар төзү турында да сүз бара, аның механизмын көйләп бетерү бурычы тора. Җирле үзидарә органнарына зур бурычлар йөкләнгән, хәзер аларны финанслау юлларын эзләргә кирәк. Шулай ук авыл хуҗалыгы да кичекмәстән дәүләт ярдәме таләп итә, - диде ул үз чыгышында.

Римма Ратникова тиздән Татарстан Министрлар Кабинеты булышлыгы белән "Социаль халык проектлары" конкурсы игълан ителәчәген, аның рамкасында күп проектларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәкара бүлегенең XXII конференциясенә делегатлар да сайланды. Әлеге чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, аның урынбасары Равия Каримуллина, партиянең район җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камилә Җаббарова катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X