Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның Пенсия фондыннан халык өзелми

Кукмарабыз үзәгендә заманча төзекләндерелгән мәһабәт бинага урнашкан Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Анда пенсия билгеләү-исәпләү белән генә түгел, ана капиталы, бер тапкыр бирелә торган түләүләр, төрле белешмәләр, башка бик күп документлар белән эш итәләр. Яңа туган сабыйга, бала тудыру йортыннан ук чыгуга, иминият таныклыгы (СНИЛС) алырга кирәк. Шулай итеп,...

Кукмарабыз үзәгендә заманча төзекләндерелгән мәһабәт бинага урнашкан Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Анда пенсия билгеләү-исәпләү белән генә түгел, ана капиталы, бер тапкыр бирелә торган түләүләр, төрле белешмәләр, башка бик күп документлар белән эш итәләр. Яңа туган сабыйга, бала тудыру йортыннан ук чыгуга, иминият таныклыгы (СНИЛС) алырга кирәк. Шулай итеп, баланы дөньяга килгән көненнән үк шушы өлкә белән бәйлиләр. Әлеге идарә белән Әлфинур Сабитова җитәкчелек итә. Ул үз эшенә бик җаваплы карый, кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә.

Мин үзем, бирегә киләсе булса, Рашидә Хабибуллина янына керергә тырышам. Юк, башкаларны хөрмәт итмәүдән түгел. Бу ханымның йөрәккә май булып ята торган сөйләме, клиентлар янында үз-үзен ипле тотуы, тәфсилләп аңлатуы, якты йөзле, кешелекле булуы үзенә җәлеп итә. Биредә эшли башлаганына 13 ел икән инде. Аңа чын күңелдән ихтирам хисләремне җиткерәм. Рашидә ханым һәм тагын ике хезмәткәр - Любовь Мамаева һәм Рузия Камалиева елына 27 меңгә якын кешене кабул итеп, мөрәҗәгатьләрен карыйлар.

-Әлеге өч хатын-кызның эшеннән халык канәгать булса, Пенсия фонды идарәсе үз вазыйфаларын тиешенчә үти, дигән сүз,- диде Әлфинур Сабитова.

Күрәсез, алар өстендә күпме җаваплылык...

Рафилә ФӘТТАХОВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=731.7PPcRY-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев