Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар православие җәмәгатьчелегенең беренче форумында катнашты

Форумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, чиркәү әһелләре, православие җәмәгатьчелеге берләшмәләре әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары, чиркәү активистлары чакырылган иде. Киң колачлы бу чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов: -Без Татарстанда барлык төр традицион конфессияләрнең үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга омтылабыз. Республикада православие...

Форумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, чиркәү әһелләре, православие җәмәгатьчелеге берләшмәләре әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары, чиркәү активистлары чакырылган иде.

Киң колачлы бу чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов:

-Без Татарстанда барлык төр традицион конфессияләрнең үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга омтылабыз. Республикада православие ислам дине белән беррәттән аерым урын алып тора. Бу безнең рухи мирасыбызның бер өлеше,- диде.

Президент республикада изге йортларны торгызуга һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә зур игътибар бирелүен, әмма әле төзекләндерү кирәк булган православие чиркәүләренең байтак булуын әйтеп узды, үткән елда чиркәүләрне яндыру белән бәйле фаҗигале хәлләрне дә читләтеп узмады.

-Татарстанлылар бу явызлыкны бердәм рәвештә гаепләп чыктылар. Конфессияләр арасына чөй кагарга теләп, ут төртүчеләр нык ялгыштылар. Аларны җавапка тарту буенча оператив чаралар күрелде. Бу хәлләр, киресенчә, халыкны ныграк берләштерде. Беренче булып ярдәм кулын мөселман оешмалары сузды,- диде ул.

Чыгышын йомгаклап, ул форумның православиенең үсешенә һәм дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләренә яңа импульс өстәр, дигән ышанычын белдерде.

Мәскәү һәм Бөтенрусия изге Патриархы Кирилл фатыйхасы белән форумда Чиркәү һәм җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләр буенча Синодаль бүлек рәисе , протоиерей Всеволод Чаплин да катнашты. Ул Патриарх Кириллның Татарстандагы хәлләр, шул исәптән чиркәү тормышы һәм чиркәү-дәүләт мөнәсәбәтләре белән тирәнтен кызыксынуын әйтте. Рухани Татарстан митрополиясе белән үзара бәйләнешләр, чиркәүләрне һәм монастырьларны торгызудагы ярдәм, җәмгыятьнең радикальләшүенә каршы тору, милләтара һәм динара тынычлыкны саклавы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Чыгышларда Татарстанда православиене тагын да үстерү һәм ныгыту, уңышлар һәм проблемалар турында сөйләшенде, тәҗрибә уртаклашу булды. Православиенең үсеше ягыннан Кукмара районын мактап телгә алу безнең өчен иң күңелле мизгел булып калды. Мондый нәтиҗәгә башында Рауил Рәхмәтуллин торган район җитәкчелегенең, руханиларның һәм дингә ышанучыларның тырышлыгы белән ирешелде.

Әлеге форум башкарылган эшләр турында хисап тоту һәм алга бурычлар кую турында сөйләшү генә түгел, туган Татарстаныбызның барлык сәламәт һәм иҗади көчләренең берләшү һәм хезмәттәшлек бәйрәме булды. Бу бәйрәм безгә православие чиркәүләре һәм оешмаларының хезмәте республикада алга таба да кирәк булыр һәм ярдәм табар, дигән ышаныч һәм яңа көч өстәде.

Сергий ЕЛИСЕЕВ, протоиерей, Кукмара поселогындагы Петропавлов чиркәве настоятеле

фото: http://tatmedia.ru/newssee/13488/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk