Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар да түләүсез цифрлы 20 канал карый ала

Яңа ел каникулларында кышкы озын кичләрне "зәңгәр экран"нар каршында үткәрдек, дисәң дә ялгыш булмас. Спутник тәлинкәләре яисә "Летай" абонентлары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 20 канал карый алалар бит хәзер. Әле 2015 елның 1 октябреннән генә икенче мультиплекс составындагы "Пятница" каналын да трансляцияләү башланды. Моның өчен без,...

Яңа ел каникулларында кышкы озын кичләрне "зәңгәр экран"нар каршында үткәрдек, дисәң дә ялгыш булмас.

Спутник тәлинкәләре яисә "Летай" абонентлары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 20 канал карый алалар бит хәзер. Әле 2015 елның 1 октябреннән генә икенче мультиплекс составындагы "Пятница" каналын да трансляцияләү башланды. Моның өчен без, әлбәттә, Шәмәрдән радиотелевизион үзәгенә рәхмәтле. Көнкүрешебезне үзгәрткән әлеге предприятиенең барлыкка килүе - үзе бер тарих. Телеүзәк төзүнең зарурлыгын сиксәненче елларда Саба, Кукмара, Балтач районнарында яшәүчеләр халык депутаты итеп сайлаган Туфан Миңнуллин да күтәреп чыга. Эш башлана, төзелеш республика җитәкчеләре контролендә тора. Районыбыз биләмәсендә телеүзәкне гамәлгә кую Татарстанның 9 районына телевизион программалар карау һәм радио тыңлау мөмкинлеген бирде. Бу исә республика территориясенең биштән бере, 395 торак пункт, 200 меңгә якын кеше дигән сүз. Телекоммуникацияләр тарихында яңа сәхифә ачкан Шәмәрдән радиотелевизион үзәге Яңа ел алдыннан гына үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Коллективны юбилей белән котларга Казаннан һәм район җитәкчеләре килгән иде. Иң элек Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сүз алып, иң нәтиҗәле эшләүче мәгълүмат чарасы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, хезмәт алдынгыларына предприятие ветераннарына Мактау грамоталары тапшырды. Россия телерадиотапшырулар челтәренең республика филиалы директоры Владимир Якимов та юбилейга буш кул белән килмәгән. Җитәкче филиалның Шәмәрдән цехы начальнигы Айрат Хаҗиевка өр-яңа автомобиль ачкычы тапшырды, алдагы бурычларга тукталып, 20 еллык эш тәҗрибәсенә ия коллективка уңышлар теләде. Тантанада катнашкан Фәрит Гыйльмиев үзе район хакимияте башлыгы булып эшләгән елларда алып барылган телеүзәк төзү тарихына тукталды. Аны сафка бастыруда күрше районнар да катнашырга тиеш булса да, бу эш белән нигездә төзелеш мәйданы хуҗаларына шөгыльләнергә туры килә. Ничек кенә булмасын, 252 метрлы республикадагы иң биек мачта вакытында файдалануга бирелә. Мачтаның авыр конструкцияләрен вертолет белән күтәрергә туры килә. "Үткәнне онытканның киләчәге юк, диләр. Без боларны хәтерлибез, үзәкнең эшчәнлеген югары бәя­либез", - дип сөйләде Фәрит Гыйль­миев.

Егерме кешене берләштергән коллектив хезмәттә генә түгел, спортта да сынатмый. Элемтә хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Раиса Бесединаның Шәмәрдән цехында эшләүчеләрне "Сәламәтлек-2015" спартакиадасында 1нче урынны яулаулары белән котлап, Диплом һәм кубок тапшыруы шул хакта сөйли.

http://www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk