Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Марзыя Сәлахетдинова Кремльне шаккатырган

Марзыя Сәлахетдинованың җырлавын тыңлыйм. Күңеле түреннән килгән тирән моңы, йөрәкләргә үтеп кереп, иң нечкә кылларга кагылып үтә. Ачлык-михнәтләрне күп күргән сугыш чоры баласы булгангамы, хисчән булып үскән Марзыя апа. Тавышында туган авылы Ятмас-Дусайга терәлеп торган урман шавы, данлыклы Күз чишмәсенең челтерәве, әнисе Маһия апаның йон эрләгәндә әкрен генә матур җырлар...

Марзыя Сәлахетдинованың җырлавын тыңлыйм. Күңеле түреннән килгән тирән моңы, йөрәкләргә үтеп кереп, иң нечкә кылларга кагылып үтә.

Ачлык-михнәтләрне күп күргән сугыш чоры баласы булгангамы, хисчән булып үскән Марзыя апа. Тавышында туган авылы Ятмас-Дусайга терәлеп торган урман шавы, данлыклы Күз чишмәсенең челтерәве, әнисе Маһия апаның йон эрләгәндә әкрен генә матур җырлар көйләве чагыла кебек.

-Әниемнең бу сәләте миңа гына түгел, бертуган апама да күчкән, энем дә оста баянчы иде. Әй, гомерләр, диген... Берсе дә дөньяда юк инде, - дип көрсенеп куя Марзыя апа. - Үзем, гәрчә башка һөнәрне сайласам да, җырдан беркайчан да аерылмадым, сөенгәндә дә җырладым, көенгәндә дә шулай юаныч таптым.

Егерме алты ел буе балалар бакчасында аш-су пешерүче булып эшләгән ул, шуның унтугыз елы Кирпеч заводы янындагы бакчада үткән, җитмешкә якын баланы берүзенә ашатырга туры килгән. Барлык эшне кулдан башкарасы була ул чакларда. Иртән-иртүк килеп, мичкә утын белән ягып җибәрәсе, коедан көянтә-чиләкләп су ташыйсы һәм балалар килүгә иртәнге ашны өлгертәсе, аннары савытларны юасы. Ничек барысына җитешкәндер? Азык-төлек базда сакланганлыктан, ярты көнем шунда төшеп-менеп уза иде, ди бит әле.

Бернигә карамастан, эшен яратып башкарган Марзыя апа, фотосурәте Мактау тактасында торган, төрле оешмалардан килгән тикшерүчеләр дә: "Бик тәмле пешерәсең", - дип шатландырып киткәннәр. Соңгы елларда янәшәдәге балалар бакчасында (ул бинада хәзер социаль яклау бүлеге һәм мәшгульлек үзәге урнашкан) хезмәт куйган, анда инде эш шартлары яхшырак булган. Заманында бу бакчаның бетерелүенә әле дә йөрәге әрни аның.

Менә шулай хәләл көч белән яшәп, лаеклы ялга чыкканнан соң гына сәхнәгә менәргә язган. Эш болай була.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев