Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада узган Халыкара балаларны яклау көненнән фоторепортаж

Бүген 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән беренче тапкыр 1925 елны Женевада балаларның иминлегенә багышлап үткәрелгән конференциядә чыгалар. Бәйрәмне ел саен үткәрү исә Парижда үткәрелгән Хатын-кызлар конгрессыннан соң традициягә кереп китә. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң балаларны яклау мәсьәләсе бик актуаль булган. Шул рәвешле,...

Бүген 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне.

Әлеге бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән беренче тапкыр 1925 елны Женевада балаларның иминлегенә багышлап үткәрелгән конференциядә чыгалар. Бәйрәмне ел саен үткәрү исә Парижда үткәрелгән Хатын-кызлар конгрессыннан соң традициягә кереп китә. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң балаларны яклау мәсьәләсе бик актуаль булган. Шул рәвешле, әлеге бәйрәм дөнья күләмендә беренче тапкыр 1950 елның 1 нче июнендә билгеләп үтелгән, дип яза http://tatarile.

Районыбызда да балалар хөрмәтенә күптөрле чаралар узды. Кукмара өченче урта мәктәбендә, поселокның футбол стадионында, 4нче мәктәп янындагы ял паркында балалар рәхәтләнеп төрле уеннарда катнаштылар, ял иттеләр.

-Без бәйрәмгә "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне дә чакырган идек. Алар мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә уеннарда катнаштылар. Иң элек линейка булды, аннары теләкләр теләп күккә һава шарлары очырдык. Балалар балыкчылар уенын бик ошатты. Шулай ук капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп узышу, әйберләр кисүдә дә берсе дә сынатмады. "Бәхет" дигән темага асфальтка рәсем дә ясадылар. Бәйрәм бик күңелле узды, - ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев