Җәмгыять

Кукмарада үтерү белән янау очраклары күбәйгән

12-18 апрельдә район Эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 86 гариза һәм хәбәр алынды, шуларның алтысы җинаятьләр турында иде, дип яза kukmor-ovd.ru сайты. -8 апрельдә, кичке сәгать җиделәр тирәсендә 57 яшьлек Янил авылы кешесе үзенең кыз туганына үтерү белән яный; -13 апрельдә, төнге сәгать уникеләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз...

12-18 апрельдә район Эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 86 гариза һәм хәбәр алынды, шуларның алтысы җинаятьләр турында иде, дип яза kukmor-ovd.ru сайты.

-8 апрельдә, кичке сәгать җиделәр тирәсендә 57 яшьлек Янил авылы кешесе үзенең кыз туганына үтерү белән яный;

-13 апрельдә, төнге сәгать уникеләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз үзенең язылышмыйча яшәүче иренә пычак ярасы ясый;

-7-25 мартта билгесез зат яшерен рәвештә тимер юл читендәге рельсларны урлый;

-37 яшьлек Кукмара кешесе, 2001 елның августыннан 2014 елның декабренә кадәр шәхси эшмәкәрдә менеджер булып эшләгәндә, 92 мең сумлык матди байлыклар үзләштерә;

-10 апрельдә 47 яшьлек Кукмара кешесе поселокның Ленин урамындагы йортның подъездыннан велосипед урлый;

-16 апрельдә Кукмарада яшәүче 44 яшьлек ир-ат хатынына үтерү белән яный.

Әлеге чорда дүрт юл фаҗигасе була, зыян күрүчеләр юк. Төрле хокук бозулар өчен 100 кеше административ җаваплылыкка тартыла.


Нет комментариев