Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада шоферларның күбесе кышкы юлга әзер түгел

Кышның үз вакытыннан шактый алда - октябрьдә үк хакимлек итә башлавы юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында да бәла-казаларның артуына китерде. Узган атнада районда 20гә якын юл һәлакәте теркәлгән, сигезендә зыян күрүчеләр бар. -Шоферларның күбесе мондый һава торышына әзер түгел иде - автомобильләрнең җәйге тәгәрмәчләре кышкыга алыштырылмаган, температураның кисәк түбәнәюе нәтиҗәсендә бу...

Кышның үз вакытыннан шактый алда - октябрьдә үк хакимлек итә башлавы юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында да бәла-казаларның артуына китерде. Узган атнада районда 20гә якын юл һәлакәте теркәлгән, сигезендә зыян күрүчеләр бар.

-Шоферларның күбесе мондый һава торышына әзер түгел иде - автомобильләрнең җәйге тәгәрмәчләре кышкыга алыштырылмаган, температураның кисәк түбәнәюе нәтиҗәсендә бу көннәрдә юлларда туктап, ватылып калучы транспортлар да шактый очрады. Өстәвенә исерткеч эчемлек кулланган хәлдә дә руль артына утыручылар бар әле. Бер көнне, әнә, шундый ике шофер транспорт йөртү таныклыгыннан колак какты, - ди ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Бариев. - 22 октябрьдә Мамадыш-Кукмара юлында, Кызыл Октябрь авылы тирәсендә юл һәлакәте булды. Ул көнне юл өслеге аеруча шома, көзге сыман ялтырап тора иде. Тукталыш ясаган вакытта хәтта кышкы тәгәрмәчләр белән дә патруль машинасы шактый ара юлдан "шуып" барды. "Ундүрт"ле автомобилендә хәрәкәт иткән, әмма тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә юл читенә төшеп капланган ир-егет исә машинасының көпчәкләрен кышкыга күчерергә өлгермәгән булган. Ярый әле, бәхетенә каршы, үзе исән-сау калган.

Әйе, чыннан да, җәйге асфальт юлда җилдерергә күнеккәннәр өчен тиз арада кышка күчү бер дә җиңел түгел шул. Без рейдка чыккан көнне дә Нырты авылына җитәрәк, "тугыз"лы дамба астына тәгәрәгән иде. Тәрәзәләре бөтенләй ватылып беткән, яктырткыч фаралары, ишекләре, бамперы яньчелгән, түбәсе сытылган. Кыскасы - менә дигән машина калай өеменә әйләнеп калган. Шоферның үзен күрмәдек, әтисе исә хәбәр алу белән фаҗига урынына килеп җиткән иде.

-Иртәдән үк көн буранлы булды. Аннары юл да чистартылмаган иде әле ул өйдән чыгып киткәндә. Карлы-бозлы юлда руль белән идарә итүен югалткан да, дамба астына төшеп, берничә тапкыр әйләнгән. Машинаны төзәтеп булмастыр, бик каты зыян килгән. Тимер өчен борчылмыйм, иң мөһиме: улымның исәнлеге, - ди әти кеше.

-Иминлек каешы эләктергән булуы гына коткарган егетне. Башкача булса, машинаның алдагы тәрәзәсеннән үзе дә чыгып "очып" әрәм булыр иде, - ди инспектор.

Рейд вакытында Ош.Юмья, Иске Юмья авылларында да булдык. "Ока" автомобилендә хәрәкәт итүче ир кешегә пассажиры иминлек каешын эләктермәгән өчен административ беркетмә язылды. Шулай ук шофер янәшәсендәге ир-егеткә дә штраф түләргә туры киләчәк.

-Яңа гына утырган идем бит, эләктерергә өлгермәдем, - дип шактый озак өзгәләнде "Ока" пассажиры. Закон бар кешегә дә бертөрле - тиешле кагыйдәләрне бозасың икән, җавап бирергә дә әзер бул!

Түбән Өскебаш, Кәркәүч, Ташлы-Елга якларында транспорт йөртүчеләр шактый "иркен"гә чыкканнар, дисәк, ялгыш булмас. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар шактый күп очрады. Кемдер иминлек каешын куймаган, кемнеңдер автомобилендә яктырткыч фаралары янмый, дәүләт теркәлү номерлары пычранган, кайберләренеке бөтенләй укырлык түгел... ЛТЗ-60 тракторында хәрәкәт итүченең исә транспорт йөртү документлары бөтенләй юк иде, өстәвенә кабинасына хатынын да утырткан. "Документлар икенче кием кесәсендә калган", - дигәч, өенә кадәр бардык. Әмма үз документлары тәртиптә булса да, тракторының иминият таныклыгы юк, техник күзәтү дә узмаган икәнлеге ачыкланды.

-Мин инде 25 ел руль артында йөрим. Бер тапкыр да юл йөрү кагыйдәсен бозганым булмады, үз гомеремдә бер генә "сәлам хаты" килде, - ди тракторчы. - Күп еллар механизатор булып эшлим. Без бит зур юлдан күрше-тирә авылларга да салам прессларга барабыз. Инженерлар, җитәкчеләр мехнизаторларны андый техника белән юлга чыгарганчы азрак закон таләпләре турында да уйласыннар иде. ЮХИДИ хезмәткәренә бер булмаса, бер эләгәсең бит ул. Без дә һаман саен штраф түләп йөри алмыйбыз бит...

фото: http://avto.ermak65.ru/video/video-avarii-i-dtp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев