Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада Әлмәт драма театрының гастрольләре башлана

Районыбызда Әлмәт татар дәүләт драма театрының өч кенә көнлек гастрольләре башлана. Алар 7 апрельдә Югары Арбаш, 8е - Вахит, 9ы район Мәдәният йортында "Сагынуларга ни чара" спектаклен күрсәтәчәкләр. Драматург Илгиз Зәйниевның бу әсәре узган ел "Яңа татар пьесасы" конкурсында беренче урынны алган, бүгенге көндә Галискәр Камал театрында "Әрем исе" исеме...

Районыбызда Әлмәт татар дәүләт драма театрының өч кенә көнлек гастрольләре башлана. Алар 7 апрельдә Югары Арбаш, 8е - Вахит, 9ы район Мәдәният йортында "Сагынуларга ни чара" спектаклен күрсәтәчәкләр. Драматург Илгиз Зәйниевның бу әсәре узган ел "Яңа татар пьесасы" конкурсында беренче урынны алган, бүгенге көндә Галискәр Камал театрында "Әрем исе" исеме астында бара. Әсәре бер булса да, куелышы буенча икесе ике төрле спектакль, диләр тәнкыйтьчеләр һәм икесенә дә югары бәя бирәләр.

Гастрольләре алдыннан театрның әдәби драматик бүлек җитәкчесе Әнисә Таһирова белән очрашып, берничә соравыбызга җавап алдык.

-Әнисә ханым, тамашачыларны кызыксындырып алыйк әле. Спектакльдә нәрсә турында сүз бара?

-Төп герой Сәфәр сөйгән яры Сараны, тумаган баласын калдырып авылдан чыгып китә. 35 елдан соң әйләнеп кайтып, иң беренче оныгы белән очраша. 17 яшьлек онык та авырлы, яшьләрдә - "мәхәббәт өчпочмагы". Сәфәр ник киткән, ник кайткан? Тамашачы артистлар белән бергә әлеге сорауга җавап эзләр. Барысын да әйтеп бетерсәк, кызыгы калмас. Урыны белән көлдерә дә, елата да торган, җырлар белән үрелеп барган матур мәхәббәт тарихы анда. Сәфәрне якташыгыз, Түбән Арбаш егете, Татарстанның халык артисты -Рәфыйк Таһиров (Әнисә ханым белән алар ирле-хатынлы. авт.), Сараны Арча кызы Фәймә Бикмурзина уйный. Башка рольләрдә: Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, "алтын" яшьләребез - Мамадыш кызы Резидә Сафина, Нәфис Габдрахманов, Раушан Мөхәммәтҗаннар.

- Ни өчен Югары Арбаш, Вахит авылларын, Кукмараны гына сайладыгыз?

- Иң элек шуны әйтеп китим әле. Әлеге спектакль Самара, Ульян өлкәләрендә, Актанышта, Казан, Йошкар -Ола шәһәрләрендә аншлаг белән үтте. Уфада да ике көн куярга өлгердек. Анда да зал шыгырым тулы иде. Сездән соң Мамадыш районында булачакбыз. Югары Арбаш - Рафыйкның туган төбәге. Ә Вахит - Әлмәт театрында эшләгән, талантлы, җырчы артистыбыз Наил Гәлләмовның туган авылы. Бу төбәктә без берничек тә спектакль куймыйча китә алмыйбыз. Кайткан саен Наилнең каберенә барабыз. Үткәнендә, кайда күмелгәнен белсеннәр дип, яшьләрне дә зиратка алып бардык, мәчеткә кереп аның рухына дога кылдык. Бу авылда нинди зур, яхшы итеп мәдәният йорты җиткергәннәр, кызганыч, Наил үзе генә күрә алмады. Моннан ике ел элек кенә иске клуб ишеген декорацияләр сыямы икән дип үлчәп йөргән идек әле.

-Соңгы елларда халык театрга йөрми, дигән сүзне еш ишетергә туры килә.

-Кызганыч, театрны хәзер эстрада "каплап, күмеп китте". 20 мартта безнең театрыбыз ачылганга 70 ел тулды. Сугыш вакытында кирәк булган да, исә хәзер ни өчендер хәзер театрлар халыкка да, хөкүмәткә дә кирәк түгел. Спектакль бәясе дә эстрада концертлары кебек 300-500 сум түгел бит, нибары 150-180 сум тора, ләбаса. Гастрольләргә өч халык артисты алып барабыз. Аларның моңа карап акча янчыклары калынаймый - "оклад"ка эшләгәнлектән, өйләрендә диванда телевизор карап ятсалар да, шул ук хезмәт хакы алалар. Чит җирләргә чыгып, халыкка хезмәт итәләр, дип түләү артмый да кимеми дә. Ни хәл итәсең, яшәү ритмы үзгәрде, концерт караганда уйлап торасы, уйланасы юк бит. Күзләрендә ут уйнатып, күңелен, җанын салып спектакль карарга иренә хәзер тамашачы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk