Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Мәүлид бәйрәме белән котлый

Мәүлид, ягъни сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көне, Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Быел әлеге мөбарәк вакыйга 23 декабрь көнне билгеләп үтелә. Мөселманнар яши торган күп илләрдә, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын...

Мәүлид, ягъни сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көне, Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Быел әлеге мөбарәк вакыйга 23 декабрь көнне билгеләп үтелә. Мөселманнар яши торган күп илләрдә, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре пәйгамбәребез (с.г.в.) узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен бер-беребезгә искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.

Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да шушы күркәм вакыйга уңаеннан котлыйм. Шөкеранә кылып, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үрнәгендә югары әхлаклы булырга омтылып, ил-көн тынычлыгында, гаилә тигезлегендә матур итеп яшәргә насыйп булсын!

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk