Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кукмара кышы”нда катнашучыларны сәнгатькә мәхәббәт берләштерә

Сәхнәгә чыгучыларның барысы да мактау сүзләренә лаек иде. Конкурсантлар заманча эстрада җырларын гына түгел, моңлы, инде онытылып баручы татар халык көйләрен дә шул дәрәҗәдә оста итеп башкардылар ки, хәтта залда урын алган өлкәннәрнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Бер мизгелгә генә булса да яшьлекләренә алып кайткан җырчыларга рәхмәтләре чиксез иде аларның....

Сәхнәгә чыгучыларның барысы да мактау сүзләренә лаек иде. Конкурсантлар заманча эстрада җырларын гына түгел, моңлы, инде онытылып баручы татар халык көйләрен дә шул дәрәҗәдә оста итеп башкардылар ки, хәтта залда урын алган өлкәннәрнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Бер мизгелгә генә булса да яшьлекләренә алып кайткан җырчыларга рәхмәтләре чиксез иде аларның.

-Мин гомерем буе Кәчимир клубында китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Җыр-моңны элек-электән бик яратам. Без дә яшьләр белән концертлар куя, төрле фестивальләр оештыра идек. Хәтта Казан сәхнәсендә дә чыгыш ясаганыбыз булды, - ди Манзарас авылыннан Марзыя апа Вәлиева. - Чын мәгънәсендә җыр бәйрәме бүген. Егет-кызларның җырлары йөрәккә үтеп керерлек, аларга карап сокланмау мөмкин түгел. Концертта чыгыш ясаган Кукмара балалар сәнгать мәктәбе балаларын, "Баламишкин" гармунчылар ансамблен дә бик ошаттык. Үзебезнең район үзешчәннәре булдыралар, башкала артистларын бер читкә куялар...

Бәйгенең финалына чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, студентлар, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, хәтта гап-гади шоферлар да бар иде. Әмма кайда гына белем алып, нинди һөнәр иясе булмасын, кайда гына хезмәт куймасыннар - аларның барысын да җыр сәнгатенә булган мәхәббәт берләштерә. Бу хакта Кукмара халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдинов та билгеләп узды.

-"Кукмара кышы" елдан-ел популярлаша бара. Быелгы фестиваль тагын бер кат районда талантлы яшьләрнең күп булуын ачыклады, - ди ул. - Конкурста катнашкан егет-кызларның күбесе безнең күз алдында үсте. Алар башкалардан үзләренең иҗади, сәнгатькә гашыйк булулары белән аерылып торалар. Тормышта нинди юлны сайласалар да, җыр аларның гомерлек юлдашлары булып калачагына шигем юк.

Билгеле булганча, фестивальнең сайлап алу турлары ике зонада - Әсән-Елга һәм Зур Сәрдек авылларында узды, бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 34 җырчы катнашты.

-Финалга талантлы, көчле тавышлы җырчылар гына узганлыктан, дипломант һәм лауреатларны һәм, әлбәттә, Гран-При иясен билгеләү бик авыр булды, - ди жюри әгъзасы, 2001 елда "Кукмара кышы"нда Гран-При яулаган, хәзерге вакытта Олыяз мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Лилия Гарипова. - Һәр катнашучының тавышы үзенчәлекле, матур тембрлы. Әмма кайбер егет-кызларга әле вокал ягыннан бераз тырышырга, моның белән генә тукталып калмаска кирәк. Җыр ул - спорт кебек. Спортта өзлексез шөгыльләнүләр аша гына уңышка ирешергә мөмкин бит. Җырда да репетицияләр, махсус дәресләр ярдәмендә генә тиешле үрләрне яуларга була. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге, район Мәдәният йортында эшләүче "Җыр сөючеләр" түгәрәгендә дә осталыгыңны чарларга мөмкин.

Җыр бәйгесендә катнашучылар үзләре ни дияр?!

-Фестиваль минем өчен тормышымдагы иң зур вакыйгаларның берсе булды, - ди Янил урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нияз Кәримуллин. - Сәхнәне, җыр-биюне бик яратам. Моннан ике ел элек "Кукмара кышы"ның сайлап алу турында чыгыш ясаган идем, быел исә ярымфиналны да узып, Гала-концертта җырладым. Тамашачыларга "Гармунчыга" һәм "Эх, бәхет көтүләре" дигән җырларымны тәкъдим иттем.

Гран-При иясе Марат Мөхәммәтшин Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, районга эшкә кайтты. Җырларга бик ярата, район Мәдәният йорты каршында оешкан "Автоклуб" төркеме белән концертлар да куеп йөри.

-2007 һәм 2011 елларда "Кукмара кышы"нда дипломант булган идем. Быел иң зур бүләккә лаек булдым. Бу, әлбәттә, минем өчен зур горурлык, - диде ул.

Районда "Кукмара кышы" җыр бәйгесе 1991 елдан уздырыла. Әлеге фестивальне оештыруда Кукмарада яшәүче Рамил Хәсәнов һәм "Хезмәт даны" газетасының ветеран журналисты Рашит Минегалиевларның өлешләре зур була. Беренче Гран-при бүләген Халисә Минемуллина ала.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk