Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара гимназиясе укытучысы “чуар оркестр” белән идарә итә

Җир йөзендә күпме һөнәр ияләре яши. Алар арасында иң мәртәбәлесе һәм ихтирамга лаеклысы - балаларны олы тормышка әзерләүче укытучы хезмәтедер, мөгаен. Язмамның герое Гөлназ Нәҗипова - менә шундый тынгы белмәс, ихтирамга лаек укытучыларның берсе. Унбер ел элек гимназиябезгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килгәннән бирле ул балаларны туган...

Җир йөзендә күпме һөнәр ияләре яши. Алар арасында иң мәртәбәлесе һәм ихтирамга лаеклысы - балаларны олы тормышка әзерләүче укытучы хезмәтедер, мөгаен. Язмамның герое Гөлназ Нәҗипова - менә шундый тынгы белмәс, ихтирамга лаек укытучыларның берсе.

Унбер ел элек гимназиябезгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килгәннән бирле ул балаларны туган телебезнең нечкәлекләренә төшендерә, әдәбиятыбызның сихри дөньясына мәхәббәт уята.

Туган телебезгә карата булган ярату хисен безнең күңелебезгә дә Гөлназ апа салды. Темаларны кабат-кабат аңлатырга, безнең һәрбер соравыбызга җавап бирергә дә көч таба ул үзендә. Шөкер, укытучыбызның тырышлыгы бушка китми, чөнки аның укучылары районда гына түгел, республикада күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, инша бәйгеләрендә призлы урыннар яулыйлар, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар. Гөлназ Шамиловна үзе дә өч ел рәттән "Безнең иң яхшы укытучы" грантына ия булды, Россиякүләм мастер-класс бәйгесенең республика этабында җиңү яулады. Болар барысы да - аның авыр һәм шул ук вакытта мактаулы эшенең җимешләре.

Укытучыбыз мәгариф өлкәсендәге һәр яңалык, вакыйгаларның үзәгендә кайный. Шуңа күрә аңа күп кенә җаваплы эшләр дә йөклиләр. Гөлназ Шамиловна бердәм республика тестлаштыруының "С" вариантын тикшерү буенча республика, ә олимпиада эшләрен тикшерү буенча район комиссиясе әгъзасы санала.

Нинди генә вазифа башкармасын, укытучыбыз үзенең тыйнаклыгы белән сокландыра, беркайчан да дан-шөһрәткә омтылмый, һәр укучыны үз баласыдай якын күрә, үз фәнен яраттыра белә. Чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы, рухы белән үк мөгаллимә булган кеше ул. Шулай булмаса, хезмәтен шул дәрәҗәдә яратып башкармас, гомер буена туплаган акыл хәзинәсен, түкми-чәчми, укучыларына җиткерә алмас иде.

5нче сыйныфтан бирле укытучыбыз безне үз канаты астына җыеп тора. Билгеле, һәркайсыбызның үз холык сыйфаты бар, белем дәрәҗәләребез дә төрлечә. Шушы "чуар оркестр" белән идарә итүнең иң четерекле өлеше дә укытучыбыз җилкәсенә төшә. Тик ул безне беркайчан да син начар, ә син яхшы укучы, дип аерып карамый, барыбызны да тигез күреп ярата. Белем дәрәҗәсе түбәнрәк булган укучыларны ачуланып, күңелләрен төшерми, киресенчә, аларның нинди дә булса яхшы якларын күреп алып мактарга тырыша. Безнең, ул мактаганча, бик тә, бик тә акыллы, ифрат тырыш һәм игелекле буласыбыз килә.

Укытучы гомере буе, үз һөнәренә лаек икәнлеген раслап, һәр адымында имтихан тотып яши. Ә Гөлназ Шамил кызы бу катлаулы имтиханда укучыларның һәм ата-аналарның иң югары бәясенә лаек! Шушы кайгыртучанлыгы, безгә куйган көче, тырышлыгы өчен аңа чиксез рәхмәтлебез.

Алия ГАЛӘВЕТДИНОВА, Кукмара №1 гимназиянең 9 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk