Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кибеттә дә игътибарлы булу кирәк

Кукмараның эре супермаркетларында алдыйлар, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Үземнең дә андый очракларга тарыганым булды. Алмаган килеш касса чегына виноград өстәп, яисә бер данә әйбер урынына берничәне сугып кую дисеңме?! Күптән түгел генә бер кибеткә кереп азык-төлек җыйдым. Якынча 700-800 сум акча кирәк булачак дип күңелемнән исәпләп куйган идем....

Кукмараның эре супермаркетларында алдыйлар, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Үземнең дә андый очракларга тарыганым булды. Алмаган килеш касса чегына виноград өстәп, яисә бер данә әйбер урынына берничәне сугып кую дисеңме?! Күптән түгел генә бер кибеткә кереп азык-төлек җыйдым. Якынча 700-800 сум акча кирәк булачак дип күңелемнән исәпләп куйган идем. Әмма кассадагы кыз миннән 1200 сум акча сорады. Продуктларны пакетка урнаштырганнан соң, чегыма күз салсам, 1 сырок урынына 42 сырок сугылган. Кассадагы кызга әйткән идем: "И, апа ялгыш булган, кассадагы берьюлы ике санга бармагым тиеп киткәндер, ачуланмагыз инде", - диде. Шулай итеп, бер сырокны 432 сумга сатып алган булыр идем. Бу кыз, бәлки, чынлап та бер гаепсездер, ялгыш кына бармагы да тиеп киткәндер. Шуңа күрә, сатып алучылар, үзегез дә игътибарлы булыгыз, касса чегына тиз генә күз йөгертеп алырга авырсынмагыз, диясем килә. Аңа бер минут вакыт җитә.

Лилия

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев