Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көчлелегең белән горурланма

Өлкәннәрне кыерсыту, талау, җәберләү кебек вәхшилекләрне көн саен ишетеп һәм күреп торабыз. Әби-бабайларның физик яктан көчсез булуларыннан файдалану кайберәүләр өчен гадәткә кергән, дисәк тә ялгыш булмас. Алар, бәлки, үзләрен көчле итеп күрсәтергә телиләрдер, әмма мондый гамәлләрне явыз җанвардан да түбән дәрәҗәдә булганнар гына кыла ала. Олы кешенең күңеле бик нечкә...

Өлкәннәрне кыерсыту, талау, җәберләү кебек вәхшилекләрне көн саен ишетеп һәм күреп торабыз. Әби-бабайларның физик яктан көчсез булуларыннан файдалану кайберәүләр өчен гадәткә кергән, дисәк тә ялгыш булмас. Алар, бәлки, үзләрен көчле итеп күрсәтергә телиләрдер, әмма мондый гамәлләрне явыз җанвардан да түбән дәрәҗәдә булганнар гына кыла ала.

Олы кешенең күңеле бик нечкә бит ул. Уйламыйча, ялгыш кына әйтелгән бер сүз дә газиз кешеләребезнең йөрәкләрен яраларга мөмкин. Сугыш вакытында, аннан соңгы елларда әби-бабайларыбызга бик күпне күрергә туры килә. Бүгенге имин тормыш өчен соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшкәннәр, күпме җәбер-золым, ачлы-туклы тормыш аша узганнар бит алар. Ә без, яшьләр, үзебезне алар урынына куеп карау түгел, ул турыда хәтта уйларга да куркабыз. Герой-шагыйрь Муса Җәлил дә: "Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан", - дигән бит. Әлеге шигъри юллар нәкъ менә яшьләргә атап язылган. Өлкәннәрнең урыннары һәрвакыт түрдә булып, кадер-хөрмәттә яшәтсәк иде үзләрен.

Алсу ХӘБИБРАХМАНОВА, Олыяз мәктәбе укучысы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев